news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан укучысы Кытайда дрон ярышларында икенче урын алды

news_top
Казан укучысы Кытайда дрон ярышларында икенче урын алды
Фото: https://kzn.ru

Казан Инженерлык үзәге лицееның 8 нче сыйныф укучысы Даниил Федотов «Күк остасы – дрон ярышлары» дип аталган Халыкара Кытай – Россия яшүсмерләр бәйгесендә икенче дәрәҗә призер булган. Ярышлар 21-23 ноябрьдә Циндаода узган. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Турнирда Россия һәм Кытайның яшь инженерлары катнашкан. Алар арасында Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, Лаеш техник-икътисад техникумы һәм Инженерлык үзәге лицее командалары да булган.

Ике ел инде Никита Ильин җитәкчелегендә дрон идарә итәргә өйрәнгән Даниил катлаулы һавалы трассада югары нәтиҗә күрсәткән.

Ярыш кысаларында мәдәни-мәгариф программасы да оештырылган: катнашучылар пилотсыз очу системалары үзәкләрендә һәм педагогика көллиятләрендә булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар