Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда укучы баланың анасы укытучыга пычак белән суккан

news_top_970_100
Казанда укучы баланың анасы укытучыга пычак белән суккан
"Татар-информ" архивы

Казанда башлангыч сыйныф укытучысына бер баланың анасы пычак белән суккан. Бу хатынны тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ»га Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Полиция ачыклаганча, 12 майда әни кеше мәктәпкә килә һәм конфликтлы очракны хәл итәргә куша, пычак белән яный. Шул чакта башлангыч сыйныф укытучысының кулы имгәнә. Балалар арасында зыян күрүчеләр юк.

Урынга хокук саклаучылар килгән, алар баланың анасын бүлеккә алып киткән. Хәзер тикшерү эшләре бара.

Әлеге хатынга карата җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100