Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда «Укрытие» дип язылган меңләгән элмә такта куелган

news_top_970_100
Казанда «Укрытие» дип язылган меңләгән элмә такта куелган

Казандагы 2 207 яшеренү урыннары кулланылышка тулысынча әзер, аларның 50 процентка якыны күрсәткечләр һәм «Укрытие» дип язылган элмә такталар белән җиһазландырылган. Бу хакта Казан башкарма комитетының гражданнарны саклау идарәсенә сылтама белән "Бизнес Онлайн" сайты яза.

Тирәнәйтелгән биналар гражданнар өчен 1 тәүлеккә, ә подваллар 48 сәгать вакытлыча яшеренеп тору өчен билгеләнгән. Шәһәрдә гадәттә, торак йортларның подваллары яшеренү урыны була.

Казандагы күпфатирлы йортларда барлыгы 5461 подвал бар дип исәпләнә. Аларның яртысыннан азрагы – 2637се – яшеренеп тору өчен яраклы (аерым алганда, нормативка туры килә – 1 кешегә 1 кв. метрдан да ким түгел). Әмма алар арасыннан 430 подвалны әле җиһазландырып бетерергә кирәк. Шулай итеп, 2207 яшеренү урыны кулланылышка тулысынча әзер. Биналарның 50 проценты тиешле күрсәткечләр һәм табличкалар белән җиһазландырылган инде. Гражданнарны саклау идарәсендә әйтүләренчә, эш дәвам итә.

Яшеренү урыннары турында барлык мәгълүматны да идарәче компанияләрдән һәм бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтеннән алырга була. Подвалларны карап тоту өчен идарәче компанияләр җаваплы.

Казанда күпфатирлы йортларның подвал ишекләрендә «Укрытие» дип язылган такталар апрель аенда барлыкка килә башлады.

Татарстанга инде 5 тапкыр Украина беспилотниклары һөҗүм итте. Май аенда гына да республикада 3 БПЛА бәреп төшерелгән. Соңгысы 31 майда, Әтнә районында юк ителде. Чыганаклар ышандырганча, дронда хәрби заряд булмый, аның сәнәгать дроны булу ихтималы бар. Ул еракка оча торган «Лютый» украин дронын хәтерләтә, бу исә Төркиянең билгеле «Bayraktar» беспилотникларының репликасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100