news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда уенчык этне муенчаклы бау белән урамда йөрткән ир-атны видеога төшергәннәр

news_top
Казанда уенчык этне муенчаклы бау белән урамда йөрткән ир-атны видеога төшергәннәр

Казанның Ленинград һәм Максимов урамнары чатында, 11нче поликлиника каршында уенчык эткә «һава сулатып» йөрүче 50-60 яшьләрдәге ир-атны видеога төшереп алганнар. Ал төстәге бәләкәй генә эткә муенчаклы бау такканнар һәм ул хуҗасы артыннан теркәлдәп бара. Ир-ат эте белән юл аша ярты юлга кадәр чыккан, аннары кире борылган.

Тирә-ягында кешеләр башта ир-атка сәерсенеп карый. Аннары аның яңа төр уенчыкка шул рәвешле реклама ясап, халыкны җәлеп иткәнен аңлап алганнар. Аның чатта зур сумкасы һәм уенчык этләре тезелеп тора икән.

Соңрак ал этле ир-атның видеосы башка социаль челтәрләрдә дә чыкты. Кич аның транспорт хәрәкәтенә комачаулавы турында язалар. Уенчык эт караңгыда яна да икән.

Ир-ат эт асрауның чыгымсыз вариантын тәкъдим итә. Ашатасы һәм артыннан җыясы юк, урамга да кәеф булганда гына алып чыгарга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар