Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда УЕФА-2023 Суперкубогы: Европа футбол йолдызлары матчыннан ни көтәргә?

«Ак Барс Арена» стадионында 2022/23 елларда УЕФА Суперкубогы узачак. Мондый карарны 2 мартта Амстердамда узган УЕФА Конгрессында кабул иттеләр.

news_top_970_100
Казанда УЕФА-2023 Суперкубогы: Европа футбол йолдызлары матчыннан ни көтәргә?
https://twitter.com/LFC

Казан янә футболчыларны җыя

2022/23 сезонында УЕФА Суперкубогы өчен уенның төгәл датасы әлегә билгеле түгел, тик ул 2023 елның августында узар дип фаразлана. Бу матчта 2022/23 сезонында Чемпионнар лигасы һәм Европа Лигасы җиңүчеләре очрашачак.

Шулай итеп, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатының алты матчыннан соң биш ел узгач, Татарстан башкаласы янәдән дөньяның иң яхшы футболчыларын (Европаның иң алдынгы футбол клубларында барлык континентлардан да футболчылар уйный) җәлеп итү урынына әйләнәчәк. Өстәвенә, бер көнгә генә дә түгел. Чөнки УЕФА Суперкубогы регламенты буенча, катнашучы клублар, ким дигәндә, уеннарга бер көн кала шәһәргә килергә һәм моның өчен мәҗбүри булган барлык медиа активлык чараларын үткәрергә тиеш. Бу — УЕФАның минималь «медиа җыелмасы» — һәр команда тренерының һәм уенчының матбугат конференциясе, шулай ук уеннарга кадәр бер көн кала стадиондагы ике команданың да матч алдыннан уза торган ачык (матбугат чаралары вәкилләре өчен кимендә 15 минут) тренировкасы.

2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары алдыннан да, ул чактагы «Казан Арена» стадионында шундый ук активлык булды. УЕФА Суперкубогына көрәшү өчен 2023 елда Казанга киләчәк кайбер уенчыларның 45 мең кешегә исәпләнгән Казан стадионына икенче (биш елдан соң) тапкыр килүе дә ихтимал.

«Казан Арена»ның чынга ашмаган дебюты

Халыкара дәрәҗәдәге беренче рәсми матчка әверелгән беренче футбол матчын хәзерге «Ак Барс Арена» 2014 елның 26 маенда кабул итә ала иде. Ул чакта Россия Футбол союзы (РФС) Казан аренасын Россия — Словакия арасында иптәшләрчә матч уздыру урыны итеп раслаган иде. Бу матч 2014 елда Бразилиядә узачак Футбол буенча дөнья чемпионатының финал өлеше башланыр алдыннан җыелма команданы әзерләүнең хәлиткеч этабы булырга тиеш иде. Әмма Казан җанатарларына яңа аренада илнең җыелма командасы уенын күрергә стадионның күптәнге «чире» — футбол кырының сыйфаты комачаулады. Ул кышта газонны вирус бозды һәм стадион белән берлектә кырга хезмәт күрсәтү буенча подрядчы (сүз уңаеннан, ул Словакиянең Engo компаниясе иде) РФСга газонны уен датасына яраклы булачак дигән ныклы гарантия бирә алмады. Нәтиҗәдә, матч Санкт-Петербургта узды. Шунысы кызыклы, әлеге уен (россиялеләр җиңүе, 1:0 исәбе белән тәмамланды) ул вакытта «Рубин»да аренда хокукларында уйнаган «Зенит» уенчысы Павел Могилевцев өчен Россия җыелмасында дебют булды.

Миңнеханов Казан өчен уйнады

Уенның «УЕФА - 2023 Суперкубогына матч уздыру өчен көрәш» дигән төп эпизоды 2019 елгы УЕФА Суперкубогы өчен матч көнендә булды. Ул узган елның 14 августында Истанбулда «Бешикташ» Vodafone Park (41 мең тамашачы сыйдыра) стадионында узды, анда «Ливерпуль» матчтан соң пенальтилар сериясендә үзенең АПЛ буенча күптәнге көндәше — Лондонның «Челси» командасын җиңде (төп вакытта — 1:1, өстәмә һәм матчтан соң пенальтилар сериясендә 5:4).

Шунда ук ике Президент — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм УЕФА Президенты — словенияле Александр Чеферин очрашуы булды. Бу хакта ТР Президенты үзенең Instagram аккаунтында хәбәр итте.

Танылган букмекерлар фикеренчә, бу очрашудан соң ук нәкъ менә Казан, 2022 яки 2023 елгы УЕФА Суперкубогы өчен матчны кабул итү хокукы өчен көрәштә фаворит булды.

Искәртеп узабыз, бер ай элек РФС Казанның УЕФА Суперкубогы матчын үткәрү хокукы өчен биргән гаризасын хуплады. Ул чакта ук Суперкубокка матч уздыру өчен көрәштә катнашачак барлык дәгъвачылар да билгеле булды. Болар: Хельсинки (Финляндия) — бу шәһәргә УЕФА-2022 Суперкубогы матчын уздыру хокукы бирелде, шулай ук Минск (Белоруссия), Белфаст (Төньяк Ирландия) һәм Тирана (Албания).

УЕФА Суперкубогыннан Казанга нәрсә көтәсе?

УЕФА Суперкубогы өчен матч Татарстан башкаласына нәрсә бирәчәк? Алда әйтелгәнчә, бу бер көнлек кенә вакыйга түгел. Командалардан аермалы буларак, җанатарлар Казанга уен көнендә дә, алданрак та килә ала. Уен беткәннән соң ук та кайтып китәргә, беразга тоткарланырга да мөмкиннәр. Фанатлар Россиягә җиңеләйтелгән процедура буенча визасыз керә алачак. Моның өчен 2018 елгы дөнья чемпионатында үзен яхшы яктан тәкъдим иткән Fan ID системасы кулланылачак.

Мисал өчен, алда әйтелгән Истанбулдагы УЕФА - 2019 Суперкубогы матчын 50 мең инглиз фанаты караган. Аларның 38 меңендә уен билетлары булган. Калган 12 меңе футболны Истанбулның күпсанлы кафе-рестораннарында караган.

Димәк, Казандагы отельерларга һәм рестораторларга чит ил кунакларының күпләп килүенә әзер булырга кирәк. Төркиянең матбугат чаралары мәгълүматларына караганда, матч узган вакытларда Истанбул отельләре 95 процент тулы булган. Җанатарлар (Англиядән генә түгел, шулай ук Европа, Азия һәм Африкадан, нигездә «Ливерпуль» һөҗүмчесе Мохамед Салах өчен Мисырдан килгән җанатарлар) Истанбулда уртача өч көн «күңел ачкан».

Матчны Бразилиядән Канадага, Көньяк Африкадан Япониягә кадәр дөньяның 200 илендә туры эфирда күрсәттеләр. ТВ-аудитория якынча 2 миллиард кеше булган.

Төркиянең туристик ассоциациясе (TÜRSAB) рәисе Фариз Баглык бәяләмәсе буенча, «суперкубок өчен матч безнең ил өчен 1 миллиард сум күләмендә икътисади байлык булдырды» (хәзерге доллар курсы буенча 162 млн доллар — ред.).

Шулай итеп, Татарстан башкаласында узачак УЕФА Суперкубогы матчы туризм үзәге буларак Казанның перспективаларын күрсәтәчәк һәм Россиянең спорт башкаласы статусын ныгытачак.

Быел УЕФА Чемпионнары лигасының финал матчы шулай ук Истанбулда, бу юлы 80 мең тамашачы сыйдыра торган Ататөрек исемендәге Олимпия стадионында узды. Шушы ике уен аркасында Истанбул үзенә «финаллар шәһәре» статусын алырга тели.

Бераз фантастика, ә ни өчен чынга ашмаска тиеш әле?

Шунысы кызык, хәзерге вакытта УЕФА Суперкубогына ия булган Англиянең «Ливерпуль» — Казанның «Рубин» клублары беренче тапкыр Европа дәрәҗәсендәге матчны ул вакыттагы «Казан Арена»да уздырды. Уен 2015 елның 5 ноябрендә үтте. Бу УЕФА Европа Лигасының төркем раунды матчы иде.

Очрашуда 0:1 исәбе белән инглизләр җиңде. Уен Юрген Клопп өчен «Ливерпуль»ның баш тренеры вазифасында беренче матч булуы белән дә истә калды.

Кем белә, бәлки, харизмалы немец тренеры сигез елдан соң Казанга тагын килер. Һәм вакыйгаларның иң көтелмәгән варианты — ул 2022/23 елгы Европа лигасының Европа трофее өчен көрәштә җиңүче буларак янә «Рубин» (бу юлы Леонид Слуцкийныкы) белән уйнар. Фантастикамы? Ә ни өчен чынга ашмаска тиеш әле…


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100