Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда түрә булган Игорь Сивов белән хатыны Нюша аерылганмы?

news_top_970_100
Казанда түрә булган Игорь Сивов белән хатыны Нюша аерылганмы?
Фото: © «Татар-информ» архивы

Россия эстрадасы җырчысы Нюшаның фанатлары артистканың тормышын кызыксынып күзәтүен дәвам итә. Бер очтан, аны Казанда элек түрә булган Игорь Сивов белән аерылышуы белән котлый һәм матур сүзләр яудыра. Нюшаның балдаксыз төшкән фотосы чыккач, Игорь Сивов белән аерылган булырга мөмкин, дигән сүз таралды. Бу хакта 116.RU сайты яза.

Фото: © Нюшаның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Нюшаның аудиториясе әйтә торган үзгә стиле чыннан да үзгәргән. Ул социаль челтәрдәге аккаунтыннан барлык иске язмаларын, ире белән төшкән фото-видеоларын бетереп ташлаган. Яңа фотоларында исә, җырчы шактый ачык киемнәрдән.

«Нюша, син «чәчәк аткансың»», «Бик нык үзгәргәнсең, яхшы якка», «Ирекле булу менә нишләтә хатын-кызны», – дип комментарийлар язганнар.

Фото: © Нюшаның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Хәер, Нюшаның директоры Денис Орлов әлеге парның хәзер дә бергә булуын раслый, тик җырчының язылучылары моңа ышанмый. Җырчы һәм элеккеге Казан түрәсе әле дә булса бер-берсенә язылмаган. Өстәвенә, хәзер алар вакытларын аерым уздыра: Сивов Балида бик зур акчаларга «аналык белән дөрес суларга» теләүчеләрне укыта, ә Нюша кем беләндер Мальдивта, бу кеше аңа бик атмосфералы фотолар һәм видеолар төшерә.

Нюшаның аудиториясе якын кешең белән аерылышу темасына сүз куерта. Күпләр җырчыга үткәннәргә кире кайтмаска, ә бары тик алга барырга киңәш итә. Җырчының ире турында тискәре сүзләр язалар. Язылучылары, ул җырчыны кысрыклап, басып торган, дип ышана.

«Яңадан башларга кирәкми инде. Кайбер очракларда шанслар биреп тормыйлар, ә үз-үзеңне югалтмас өчен, үз хыялыңа таба баралар», – дип язганнар.

Фото: © Нюшаның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Нюшаның ире Игорь Сивов Казаннан. Элек шәһәр башкарма комитетында эшләгән. 2013 елда Универсиада белән актив шөгыльләнгән һәм Нюша белән дә шунда танышкан. Ул вакытта Сивов хатыны белән 2 бала тәрбияли. Игорь Сивов һәм Нюша халык алдында 2016 елда күренә башлады. 2017 елда туй ясадылар. 2018 елда Нюшаның беренче баласы туды, кызга Серафима-Симба дип исем куштылар, бу да интернетта шау-шу китереп чыгарды. 2021 елның июлендә Нюша икенче баласын көтүен хәбәр итте. 14 декабрьдә парның икенче балалары – уллары Саффрон туды.

2022 елда биргән интервьюларының берсендә җырчы икенче йөклелеге вакытында иренең хыянәт итүен сөйли. Тик артык нечкәлекләрен әйтеп тормый, әмма, бу темага халык алдында фикер алышырга ярый һәм кирәк, дип әйтә.

Фото: © Нюшаның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Хәзер Игорь Сивов – блогер. Язылучыларын яшәргә һәм һәр көнгә куанырга өйрәтә. Моннан тыш, башкаларны «аңлы ата-аналар» булырга да өйрәтә. Шулай ук, Сивов «хатын-кызга, үзенең ир-атын зур үрләр яуларга этәрү өчен, хатын-кыз энергиясе белән эшләү мөһимлеге» турында фикерләре белән дә уртаклаша. Гадәттә, Игорь үзе турында «рухи үсеш белән шөгыльләнәм» дип әйтә. Шулай ук Мальдивта ретритлар да уздыра, һәм шуның өчен аңа кешеләр миллионга якын акча түлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100