news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда тугыз катлы йорттагы фатирда ир белән хатын янып үлгән - видео

Күп катлы йортның фасадын ялкын телләре корымлап бетергән.

news_top
Казанда тугыз катлы йорттагы фатирда ир белән хатын янып үлгән - видео
Казанның Идел буе районында тугыз катлы йортта фатир янган. Утны сүндергәч, коткаручылар ике мәет тапкан. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Кичә кич Сыртланова урамындагы бер йортның өченче катында фатир яна башлаган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгын турында хәбәр алынгач, 19 минуттан утны сүндергәннәр.

Фаҗига вакытында фатирның балконы тулысынча янып беткән. Тугыз катлы йортның фасадын ялкын телләре корымлап бетергән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фотосы

Янгын сүндерүчеләр фатирда ир белән хатын мәетен тапканнар. Башлангыч версия буенча, бу кешеләр йоклаганда ыс  исе белән тончыгып үлгән. Төгәл сәбәпләрне экспертиза билгеләячәк.

Янгын 15 квадрат метр мәйданда булган. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар