news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда тугыз катлы йорт биеклегендә кайнар су фонтаны барлыкка килгән

Шаһитлар гадәттән тыш хәлне видеога төшереп алган.

news_top
Казанда тугыз катлы йорт биеклегендә кайнар су фонтаны барлыкка килгән

Казанның Айдаров урамында урнашкан 7нче йорт ишегалдында кайнар су фонтаны бәреп чыккан. Бу хәл турында «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Шаһитлар сүзләренчә, кайнар су фонтаны йортның тугызынчы катына кадәр җиткән. 

Казан җылылык челтәре мәгълүматы буенча, бу фонтан торбаларны планлы опрессовкалау нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Борчуга калган шәһәр халкы Казан җылылык челтәренең телефоннарына шалтырата тотынган. 

«Хәзер планлы опрессовкалау эшләре бара. Кайнар суның температурасы 30 градус чамасы тәшкил итә, аның белән пешү мөмкин түгел. Айдаров урамындагы участок койма белән чикләнгән, эшләр тукталды», — дип аңлаттылар агентлыкка Казан җылылык челтәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар