news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда тугыз айлык баланы кыйнап үтергәннәр

Казанда тугыз айлык баланы кыйнап үтергәннәр

news_top
Казанда тугыз айлык баланы кыйнап үтергәннәр
Казанда тугыз айлык кыз бала үлгән. Бу баланы әнисенең танышы кыйнаган булган. Әлеге җинаять турында Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кыйналган, башы имгәнгән кыз бала мәетен узган төндә Нурихан Фәттах урамындагы йортларның берсендәге фатирда табалар.

Тикшерү версиясе буенча, фаҗига алдыннан баланың анасы янына кунакка таныш ир-ат килә. Хатын кибеткә чыгып китә, кыз баланы кунак ир-ат белән калдырып тора. Бала көйсезләнә башлый, шуннан соң ир-ат сабыйны кыйный. Хатын өйгә кайткач, баланың имгәнгән булуын күрә, ләкин табибларга мөрәҗәгать итми. Берничә сәгатьтән бала үлә.

"Кече яшьтәге баланы үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Хәзерге вакытта тикшерү бара, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар