Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда туган режиссер Сергей Литовец коронавирус белән авырый

Сергей Литовец реанимациядә ята, аны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырганнар.

news_top_970_100
Казанда туган режиссер Сергей Литовец коронавирус белән авырый
Владимир Васильев

Казанда туган кинооператор, кинорежиссер һәм продюсер Сергей Литовецка коронавирус диагнозы куйганнар. Хәзер ул Мәскәүдә хастханәдә ята, аны ИВЛ аппаратына тоташтырганнар. Бу турыда социаль челтәрләрдә режиссер Наталья Гугуева хәбәр итте.

«Сергейның сәламәтлеге өчен дога кылучы һәм ихлас борчылучы барлык кешеләрне Ходаем сакла. Ул безнең хезмәттәшебез һәм дустыбыз, кинооператор, режиссер, хәзер реанимациядә ята. Анда коронавируслы пневмония. Бүгенге көндә Сергейның хәле стабиль авыр», — ди ул.

Наталия Гугуева сүзләренчә, реанимациядә ятуның өченче көнендә аны ИВЛ аппаратыннан аермакчы булганнар, тик режиссерның хәле начарланган. Сергей 12 апрельдән бирле шул халәттә, аның сәламәтлеге яхшырмый да, начарланмый да.

Сергейның улы да коронавирус белән ята. Улы башка хастаханәдә дәвалана. Хатыны үзен начар хис итә, аның диагнозы расланмаган әле, ул өйдә карантинда яши. Аңа Сергейның дуслары азык-төлек һәм дарулар алып килә.

Хәзер Сергейга коронавирус белнән авырып терелгән кешеләрнең плазмасын салу турында мәсьәлә хәл ителә.


Сергей Литовец 1961 елда Казанда туа. Ул Россия кинематографистлар берлеге, Россия кинооператорлары гильдиясе, Россия фоторәссәмнәре берлеге әгъзасы.

Хәзерге вакытта Мәскәүдә яши һәм эшли. 2017 елда Сергей Литовец Зөя утрау-шәһәрчегендә фотокүргәзмә оештырган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100