news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда транспортка билет бәясе кайчан арта һәм ничә сум була?

Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясен арттыру турында тәкъдим ителде.

news_top
Казанда транспортка билет бәясе кайчан арта һәм ничә сум була?

Пассажир ташучылар һәм Казан башкарма комитеты вәкилләре Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясен 3 сумга - 28 сумга кадәр арттырырга тәкъдим иткән. Әлеге мәгълүматны Тарифлар буенча дәүләт комитетында раслаганнар. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итте.

2019 елның 1 гыйнварыннан җәмәгать транспортында йөрү бәясе артмаячак, әмма соңрак кыйммәтләнергә мөмкин. 

"Яңартылган тарифны кабул итүгә 1 айга кадәр вакыт китәргә мөмкин", - дигән Тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат секретаре Гөлзада Кычакова.

Тәгаенләнгән карарны Дәүләт комитеты тагын 30 көнгә кичектерергә хокуклы. Аннары документ тагын 10 көннән генә үз көченә керәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар