news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда трамвай «ГАЗель» машинасын бәрдергән мизгел видеога эләккән

Трамвай берничә йөк машинасына бәрелгәч, рельслардан очып чыга.

news_top
Казанда трамвай «ГАЗель» машинасын бәрдергән мизгел видеога эләккән

Бүген көндез Казанның Техник урамында трамвай «ГАЗель» автомобиленә һәм тагын ике йөк машинасына бәрелә. Әлеге авария видеосы социаль челтәрләрдә чыкты. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Видео кадрларында трамвайның зур тизлектә килүе күренә. Ул берьюлы берничә йөк машинасын бәрдереп китә. Аннары трамвай рельслардан очып чыга һәм машиналар йөри торган полосаны каплый.

Авария вакытында кимендә ике кеше имгәнә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар