Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда төрмәдән чыгуын бәйрәм иткән ир-ат анасын һәм үги атасын чәнчегән

news_top_970_100
Казанда төрмәдән чыгуын бәйрәм иткән ир-ат анасын һәм үги атасын чәнчегән
"Татар-информ" архивы

Казанда бер ир-ат әнисе белән үги атасына пычак белән һөҗүм иткән. Ул төрмәдән чыгуы хөрмәтенә ныклап бәйрәм ясагач, кабат җинаять кылган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

33 яшьлек ир-ат әле 2 көн элек кенә иреккә чыккан. Ул әнисе һәм үги атасы яши торган фатирга килә. Гаилә бергәләп бәйрәм кора. Бераз салып утырганнан соң, төрмәдән кайткан улы ярсый һәм пычакка ябыша.

«Үги атасына һөҗүм итә, аны чәнчеп бетерә, аннары анасы артыннан подъездга йөгереп чыга, аның корсагына кадый», – дигән РЕН ТВ чыганагы. 

Яраланган хатын-кыз урында ук үлә. Ир-атны хастаханәгә китерәләр, ул критик хәлдә, аның гомере өчен табиблар көрәшә.

Җинаятьче тоткарланган, диелә хәбәрдә.

«Татар-информ» белешмәсе буенча, фаҗига «Салават күпере» торак комплексында Нурихан Фәттах урамында була. Ир-ат әнисенә подъездда берничә тапкыр пычак кадаган, аннары канлы пычагы белән лифтта йөргән, аннары кабат әнисе янына менгән һәм кабат кадап үтергән.

Мәрхүмә хатынга 56 яшь, аның яраланган иренә 53 яшь. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100