Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда Тимати клибына пародия төшерүчеләр белән җәнҗал чыкты

«Я еду на джипе» җырына клипка пародиядә кроссоверлар белән бергә «ДПС» дип язылган җиңел машиналар да бар.

news_top_970_100
Казанда Тимати клибына пародия төшерүчеләр белән җәнҗал чыкты
Руслан Никонов

Рэпер Тимати «Я еду на джипе» җырына клип чыгарган иде. Казанда шушы клипка пародия ясамакчы булганнар. «Режиссер» фикеренчә, берничә машина шәһәр буйлап бер-бер артлы йөреп, «бөке» ясарга тиеш. Бөке чынлыкта да килеп чыккан. Шәһәр халкы бу хәлне төрлечә кабул иткән. Бу турыда «КП» сайты язды.

«Безнең аркада бөкедә торган кешеләрдән гафу үтенәбез. Бу сәнгать өчен», — дип яза видео авторлары социаль челтәрләрдә.

Клипны «Казан» гаилә үзәге янында төшерә башлыйлар. Кроссоверлар белән бергә «ДПС» дип язылган җиңел машиналар да катнаша. Алар Казан урамнары буйлап йөриләр, «Миллениум» күперендә дә булалар.

Видео азагында җиңел машина тәрәзәсендә битлек кигән кеше күренә, ул полиция таягын тоткан.

Социаль челтәр кулланучыларның бөке ясап йөрүчеләргә ачуы чыккан. Алар тәртип бозучыларны җавапка тартуны таләп итә.

Видео-челленджта катнашкан егет социаль челтәрләрдәге тискәре комментарийларга җавап бирде. Ул съемка төнлә булуын, ЮХИДИ рөхсәт бирүен әйтте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Видеороликта яшьләрнең «Казан» гаилә үзәге янында биегәне, аннары кроссоверларга утырып шәһәр юлларында йөрүе күренә.

Видеоны рэпер Тимати оештырган бәйгедә катнашу өчен төшергәннәр, тик вакытында әзерләп бетерә алмаганнар. Бәйге 30 декабрьдә тәмамланды. Тимати үз җырына клип төшергән Башкортстан әбиләренә миллион сум бирә, дип язган идек.

«Әлбәттә, видеоны ЮХИДИ белән килештердек. Безгә төнлә төшерергә рөхсәт иттеләр. Төнге уникедән икеләргә кадәр төшердек», — дип сөйләгән Руслан Никонов.

Видеоны Казандагы ике автоклуб әзерләгән. «Без акрын гына йөрдек, ике-өч машинага комачаулаганбыздыр, бәлки. Тискәре фикерләр бер пабликта гына, калганнары видеоны ошата», — ди Руслан.

Машина капотындагы «ДПС» наклейкасы турында да ачыклык кертелде. «Автоинспекторлар «Мазда» капотыннан наклейканы алып ташларга әйтте. Казан урамнары буйлап алай йөрергә ярамый диделәр», — ди Руслан.

Шуңа күрә «Гаилә» үзәге янында ук наклейканы алып атканнар, тик «ДПС» дип язылган машина барыбер видео кадрларында күренә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100