Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда теш куйдырган Дания апа реанимациягә эләккән

news_top_970_100
Казанда теш куйдырган Дания апа реанимациягә эләккән
Фото: © «Татар-информ» архивы

69 яшьлек Дания апа Казанның Краснококшайский урамындагы бер стоматологиядә ясалма тешләр куйдырганнан соң реанимациягә эләккән.

Дания апа, теш куйдырырга дип, теш табибларына мөрәҗәгать иткән. Алар өске аңкаудагы бөтен тешне алып ташларга һәм яңаларны куярга тәкъдим иткән. Ләкин пациентны операциягә дөрес әзерли алмаганнар: алар ханымда тромбоцитопения дигән авыру булуына игътибар итмәгән. Мондый авыруы булган кешедә тромбоцитлар саны кимрәк була, андыйларда кан туктамаска мөмкин, шуңа күрә мондый очракларда бик сак булырга кирәк.

Дания апаның да каны агудан туктамый. Клиникада киләсе кабул итүгә икенче көнгә үк чакырырга тиеш булсалар да, 4 көннән соңга гына язалар. Нәтиҗәдә, пенсионер реанимациягә эләккән, бәхеткә, аны коткарып калганнар.

Ул судка мөрәҗәгать иткән. Экспертиза ачыкланганча, өске тешләрне алып атмаска да мөмкин булган, ә имплантларның берсен дөрес куймаганнар. Дания апа үзенең бу газапларын 5,5 миллион дип бәяләгән, әмма ул клиникадан 1,1 миллион сум гына ала алган, дип яза «Маш ипташ» каналы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100