29 һәм 30 август көннәрендә Казанда V «Тау фест» китап фестивале уздырыла. Чара әдәбият, театр һәм музыканы берләштереп, гаилә кыйммәтләренә багышлана. Фестиваль Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан оештырыла. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
«Елмай» балалар паркында фестивальдә балалар һәм өлкәннәр катнаша ала. Кунакларны танылган язучылар белән иҗади очрашулар, Китап укучылар бәйгесенең финалы, әдәби геройларны хәтерләтә торган костюмнар парады, асфальтка ясалачак рәсемнәр марафоны көтә.
Интерактив катнашуны максат итеп куйган балалар программасы аерым юнәлеш буларак карала. Аңа «Яшь талантлар сәхнәсе», «Китап укучылар бәйгесе», «Иҗади лабораторияләр», әдәби «Бер дәрәҗәдә аралашу» чарасы керә.
«Иҗади лабораторияләр» буенча көлкеле персонажлар уйлап табу, рәсем ясау, әдәби иҗат остаханәләре, музыка һәм театр тамашалары, шулай ук китапларга рәсем ясаучылар, язучылар белән дәресләр уздырыла. Фестиваль кунаклары өчен марионетка театры, Казанның «ТРИСТОРИ» театры, инклюзия юнәлешендәге «Э-моция» студиясе чыгыш ясаячак.
Әдәби остаханәдә Дарья Донцова, Дмитрий Емц, Андрей Усачев, Сергей Махотин, Нина Дашевская, Юлия Ивлиева һәм башка авторлар белән очрашулар билгеләнгән. Татар язучылары, шагыйрьләре, режиссерлары, мәшһүр шагыйребез турында документаль проектлар тудыручылар катнашында Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган аерым программа әзерләнә.
Фестивальдә музыкаль программа белән «Пластилиновая ворона» мультфильмына музыка язучы автор буларак билгеле Григорий Гладков чыгыш ясый.
Чара 29 һәм 30 август көннәрендә сәгать 10:00 дән 20:00 гә кадәр үткәрелә, дип хәбәр итә «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды. Фестиваль бушлай оештырыла, анда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
«Тау Фест»ны «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды оештыра. Проект илкүләм «Гаилә» проектының федераль «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» проекты кысаларында Россия Мәдәният фонды гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.