Казанда тату-салонда бер егетне елан тешләгән
30 килограммлы питонны биредән йорт хайваны итеп асрыйлар.
Казандагы тату-салоннарның берсендә эшләүче егетне питон тешләгән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Имгәнгән егет Казанның 7 нче номерлы хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.
Бу егет эшли торган тату-салонда 30 килограммлы питон яши, аны йорт хайваны итеп асрыйлар. Ашаткан чакта питон егетнең кулын тешли.
Табиблар беренче ярдәм күрсәтә һәм аның сәламәтлегенә куркыныч янамавын әйтә.
«Пациентның хәле канәгатьләнерлек. Аны травматолог карады, питонның агулы бизләре юк, аның казналык аппараты башка төрле. Пациентның кулын бәйләделәр һәм киңәшләр биреп, өенә җибәрделәр», — дип сөйли Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина.