news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда Татарстанның иң яхшы рестораннары билгеле булды – исемлек

Казанда WHERETOEAT ТАТАРСТАН 2026 ресторан премиясенә йомгак ясалды. Тантанада республиканың иң яхшы рестораннары, шеф-поварлары билгеләнде. Чарада «Интертат» хәбәрчесе дә булып кайтты.

news_top
Казанда Татарстанның иң яхшы рестораннары билгеле булды – исемлек

Кичә Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында WHERETOEAT ТАТАРСТАН 2026 ресторан премиясен тапшыру тантанасы узды. Быел ул сигезенче тапкыр оештырылды.

Премия нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң яхшы рестораны дип «Горыныч» танылды. Икенче урынны «Умай», өченче урынны Branch рестораны алды. «Умай» шулай ук «Иң яхшы татар кухнясы рестораны» һәм «ММЧ сайлавы» номинацияләрендә җиңү яулады.

«Умай» рестораны командасы

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

«Елның шеф-повары» исеменә GRAAL рестораныннан Артем Лаптев лаек булды. «Елның хатын-кыз шеф-повары» дип «Зоя» рестораныннан Татьяна Пименова танылды. «Елның шеф-кондитеры» номинациясендә «Медовик»тан Эльвира Максимова җиңде. «Елның сомельесы» исемен «Горыныч» рестораныннан Мария Соловьева алды. «Ел бары» номинациясендә Казанның More бары җиңү яулады. Ә «Елның официанты» дип «Чирәм» рестораныннан Шәриф Бәхтияров танылды.

Бүләкләү тантанасы башланганчы WHERE AWARDS проектына нигез салучы һәм аның генераль продюсеры Ирина Тиусонина журналистлар белән аралашты. Аның сүзләренчә, хәзер рестораннарда катлаулы дегустация сетларына караганда гадирәк, һәркемгә аңлаешлы ризыкларга өстенлек бирәләр. «Хәзер гадирәк ризыкларга өстенлек бирү тенденциясе күзәтелә, югары гастрономия икенче планга күчә. Татарстанда исә, илебезнең башка республикалары белән чагыштырганда, милли кухняга игътибар зуррак. Шуңа күрә бу үзенчәлек сездә саклана... Соңгы 3 елда Татарстанның Россия гастрономиясе өлкәсендә алдынгы 3-4 төбәк арасында тотрыклы урын алып торуын күрәм. Сез бу дәрәҗәне саклыйсыз, артка чигенмисез», – диде ул.

Ирина Тиусонина һәм Анастасия Софьина җиңүчеләрне бүләкләү алдыннан

Фото: © ТР Туризм буенча дәүләт комитеты тәкъдим итте

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анастасия Софьина гастрономиянең туристларны җәлеп итүдә әһәмияте артуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, сәяхәтчеләр юнәлеш сайлаганда җирле кухняга да зур игътибар бирәләр. «Без Татарстанның гастрономия картасын муниципаль районнар белән берлектә киңәйтергә, төбәк күләмендә генә түгел, бөтен илдә танылачак җирле брендлар булдырырга планлаштырабыз. Безнең бурычларның берсе – бөтен дөньяга билгеле булган ризыкларыбызны гына түгел, туристлар әлегә белеп бетермәгән башка милли ашларны да популярлаштыру… Бездә инде чәкчәк, өчпочмак бар. Татар кухнясы шулкадәр бай һәм төрле, бөтен дөньяга танылачак ризыкны Юныс Әхмәтҗанов китабыннан эзләп карарга мөмкин», – диде ул.

WHERETOEAT ТАТАРСТАН 2026 премиясе нәтиҗәләре буенча иң яхшы 10 ресторан исемлегенә Казан рестораннары гына керде. Алар:

  1. «Горыныч»,
  2. «Умай»,
  3. Branch,
  4. «Пир»,
  5. «Чирэм»,
  6. «Приют холостяка»,
  7. «Вишня золотая»,
  8. Terra et Silva,
  9. La Casa,
  10. GRAAL
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар