news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда татар кешеләре яратып йөргән ресторанны чир таралу аркасында яптылар

news_top
Казанда татар кешеләре яратып йөргән ресторанны чир таралу аркасында яптылар
ТР буенча Роспотребнадзор

Казанда 1 айга Зорге урамы, 66 нчы йорт адресы буенча урнашкан «P. Love» ресторанын яптылар.

Сәбәбе – бинага килүчеләрдә сальмонеллез энтериты теркәлгән, 2 очрак турында билгеле.

Роспотребнадзор тикшерүеннән соң, ресторанда биналарның санитар-гигиена һәм санитар-техник торышы канәгатьләнерлек булмавы ачыкланган, биналарда тычканнарны үткәрми торган җайланмалар куелмаган. Пешекчеләр яраклылык вакыты чыккан һәм маркировкасыз продуктлар куллана, продуктлар җитештерүче билгеләгән шартларны бозып саклана. Моннан тыш, бинада ризык әзерләүнең технологик процессы һәм технологик җиһазларның җитәрлек күләмдә булмавы ачыкланган.

Тикшерү вакытында сатудан гомуми авырлыгы 38,5 кг булган 7 партия азык-төлек продукциясе алынган. Лаборатор тикшеренүләр шулай ук әзер ризык – «Цезарь» салаты пробасында эчәк таякчыгы булуын күрсәткән.
Юридик затка административ хокук бозу һәм эшчәнлекне вакытлыча тыю турында беркетмәләр төзелде. Бина мөһерләнгән.

Ресторанга килүчеләрнең соңгы диагнозы – сальмонеллез энтериты.

Бу ресторан татар-мөселман кешеләре арасында популяр иде, чөнки биредә хәләл ризыклар тәкъдим ителә иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар