Төнлә Казанда Һади Такташ исемендәге 27нче татар гимназиясенең түбәсе өлешчә ишелгән. Зыян күрүчеләр юк, инженерлык челтәрләренә зыян килмәгән. Бу хакта Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, иртән урынга Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров җитәкчелегендәге оператив төркем килгән. «Объектка эшчеләр бригадасы килде инде, якын арада ремонт эшләре башланачак», – дип язды Салихов үзенең телеграм-каналында.
Фото: © Альберт Салиховның телеграм-каналы