Казанда ташландык мәчет табылган: Дары бистәсе тарихы, онытылган хәзрәт һәм 90нчы еллар
«Миллиард.Татар» редакциясенә Казанның бер тыкрыгында ташландык агач мәчетне тапкан укучылар мөрәҗәгать иткән. Аның тугрылыклы имамы, бинаның буталчык тарихы һәм яңа мәчет төзү планнары турында – «Миллиард.Татар» язмасында.
Үзбелдекле төзелгән корылмамы, әллә тарихи бинамы?
Музыкальная урамы ишегалларында гадәти булмаган гыйбадәт йорты яшеренгән – перинаталь үзәк, поликлиника һәм гараж-төзелеш кооперативлары арасындагы тыкрыкта серле «Рәфыйк» мәчете бар. Иркен агач корылма такта белән тышланган, косметик ремонтның берничә ел элек эшләнгәне күренеп тора. Мәчетнең алгы ягында тимер рәшәткәле тәрәзәләр тезелеп киткән. Ябык шәрәфле 8 кырлы манарада да зур булмаган тәрәзәләр уелган – бу татарларның агач архитектурасына хас үзенчәлек.
Җирле халык сүзләренчә, мәчет ишекләре 2-3 ел элек ябылган: бурасы тузган, түбәсе дә урыны-урыны белән ишелгән. Ишектә һәм коймада «бина төзекләндерүгә ябылган» дигән такта барлыкка килгән. Мәхәллә имамы Рөстәм хәзрәт Сафиуллин бер ел элек вафат булган, тик ул соңгы көннәренә кадәр бирегә килеп йөргән, чисталыкны сакларга, бинаны үз көче белән төзекләндерергә һәм мәхәллә халкы өчен гыйбадәтләр уздырырга тырышкан.
Фото: © «Миллиард.Татар»
Микрорайон халкы бу корылманың яңа заман бинасы да һәм 1990 елларда үзбелдекле төзелгән бина да түгеллеген әйтә. Алар фикеренчә, бина биредә Бөек Ватан сугышына кадәр ук торган: хәзрәттә сугыш елларындагы иске мәктәп дәфтәрләре сакланган булган. Монда дини дәресләр 2000 еллар башында да дәвам иткән.
«Миллиард.Татар» журналистлары ачыклаганча, әлеге бинаның дини тарихы чыннан да ХХ гасыр ахырыннан башланган, тик мәчет атамасының килеп чыгышы сер булып калган. «Рәфыйк» мәчете атамасы инкыйлабка кадәрге Казанга барып тоташа һәм Икенче Дары бистәсе мәчете (Рәфыйк) – «Баруд (Дары) бистәсенең икенче мәчете» белән бәйле.
Тарихи белешмә
1899 елда (башка чыганаклар буенча 1900 елда) сәүдәгәр, Казан дары заводы җитәкчеләренең берсе булган Әхмәтгали Рәфыйков акчасына Сабан урамында бер манаралы агач мәчет төзиләр. Хәйриячегә олы ихтирам йөзеннән мәчеткә йөрүчеләр аны «Рәфыйк» мәчете дип атый башлый. Мәчет 1930 елга тикле эшли: монда 5 вакыт намаз укыйлар, мәдрәсәдә иман нигезләренә өйрәтәләр.
Фото: © https://ru.wikipedia.org/wiki/Вторая_Пороховая_мечеть
1930 елда Рәфыйк мәчетен ябалар, бинаны дары заводының балалар бакчасына тапшыралар. Әлеге бинада балалар бакчасы 1985 елга кадәр эшли. Балалар бакчасы күченгәннән соң бушап калган бина тиз арада ташландык хәлгә килә, аны талыйлар, ахыр чиктә, 1985-1986 елларда бина яна. 1943 елгы картада тарихи мәчет төгәл күрсәтелгән була – ул 16нчы мәхәлләгә караган, дип фаразлана.
Тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының яңа тарих бүлеге мөдире Хәлим Абдуллин аңлатканча, инкыйлабка кадәрге чын Рәфыйк мәчете башка урында була, һәм ни кызганыч, ул чыннан да, юкка чыккан.
Фото: © «Миллиард.Татар»
«Музыкальная урамындагы мәчет 1990 елларда ачылган, дип ышанып әйтә алам. Бу районда инкыйлабка кадәр агач мәчетләр шактый була: Бишбалта бистәсендә – 2, Дары бистәсендә – 2 һәм Җиләк бистәсендә 1 мәчет була. Бары тик Җиләк бистәсендәге мәчет кенә сакланып кала, аны күптән түгел генә реставрацияләделәр. Беренче Дары мәчете Коләхмәтов һәм Фрунзе урамнары чатында була, ул 1970 елларда сүтелә.
Икенче Дары мәчете Сабан урамында Дары бистәсе зираты тирәсендә була, ул берничә мәртәбә яна, аның янгыннан калган калдыклары 1990 елларга кадәр саклана», – дип сөйләде тарихчы.
Рөстәм хәзрәт Сафиуллинның онытылган исеме
Яңа «Рәфыйк» мәчетенең төзүчесе Рөстәм хәзрәт Сафиуллин була. Ул ислам нигезләрен укыта, Коръән укырга өйрәтә, ә 1994 елда аның катнашында «Рамазан» мәчетендә (Окольная урамы, 25Б) «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе филиалы ачыла. Ул елларда аны Вәлиулла хәзрәт Якупов җитәкли.
Рөстәм хәзрәт Казанда туып-үскән. 1990 елларда Татарстан мәркәзендә мөселман тормышын яңадан торгызуда актив катнаша. 1998 елда «Рамазан» мәчете төзелеше төгәлләнгәч, Киров районы мөселман өммәте, югалган Рәфыйк мәчете истәлегенә, тагын бер гыйбадәт йорты ачуга керешә. 1999 елның 26 августында Музыкальная урамындагы мәчет манарасыннан беренче азан яңгырый.
Фото: © Рөстәм хәзрәт Сафиуллин гаиләсенең шәхси архивы
Бу эшнең башлангычы 1989 елның 12 августы вакыйгаларына барып тоташа. Бу көнне бер төркем мөселманнар тарихи мәчет хәрабәләре янына өмәгә чыга – ул вакытта татарларның ислам динен кабул итүләренә мөселман календаре (һиҗри) буенча 1100 ел тулган була. Өмә һәм өйлә намазыннан соң мөселманнар ТАССР Министрлар Советы каршындагы Дин эшләре советы рәисе Илгизәр Хәбибуллин исеменә күмәк мөрәҗәгать яза. Әлеге билгеле документны Рөстәм Сафиуллин, Мөбарәк Сафиуллин, Харис Латыйпов, Фәйзрахман Нәгыймов, Мисбах Гыйльметдинов, Якуб Шакиров һәм Харун Гыйниятуллин имзалый.
Фото: © «Миллиард.Татар»
Рөстәм хәзрәт көндәлекләрендә Музыкальная урамындагы бина турында кыйммәтле белешмәләр сакланган:
«1963 елга тикле бинада дүртьеллык татар мәктәбе була, соңыннан ремонт-төзелеш идарәсе һәм дәваханә урнаша. 1998 елда безгә черегән тимер түбәле, ут-суы һәм җылылыгы (коммуникацияләре) булмаган, чүп-чар белән тулган ярымҗимерек бина бирделәр. Бу бинаны мәчеткә яки мәдрәсәгә әверелдерәсе бар иде, һәм без, Аллаһка тапшырып, эшкә тотындык».
Төзекләндерү эшләре башланып нәкъ бер ел узгач, 1999 елның 26 августында мәчет манарасына ярымай куялар.
Рөстәм хәзрәт 2025 елның августында 75 яшендә вафат була. Ул гомеренең күп өлешен дини гореф-гадәтләрне яңартуга, аң-белем таратуга һәм Музыкальная урамында мәхәллә халкына хезмәт итүгә багышлый.
Фото: © Рөстәм хәзрәт Сафиуллин гаиләсенең шәхси архивы
«Төзелеш өчен рөхсәт алырга кирәк»
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә аңлатуларынча, тузган бина кире торгызуга яраксыз һәм рәсми теркәлү алганнан соң киредән төзеләчәк.
«Бина тарихи һәйкәл булып саналмый һәм бүген авария хәлендә. Моннан тыш, мәхәлләнең рәсми документлар пакеты булмаган. Хәзер мөхтәсибәт дини мәхәлләне Юстиция министрлыгында теркәү буенча кирәкле барлык юридик процедураларны уза», – дип хәбәр иттеләр Татарстан Диния нәзарәтендә.
Фото: © «Миллиард.Татар»
Казанның Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов объектның юридик статусы һәм алга таба планнар турында тәфсилләп сөйләде.
«Элек әлеге бина РСУ-2 төзелеш-монтаж идарәсенә караган. 1998 елда район администрациясе аны гыйбадәт йорты буларак мөселманнарга вакытлыча тапшыра. Сүз уңаеннан, бина ул вакытта ук тузган була инде. Безгә мәгълүм булганча, документлар тиешенчә теркәлмәгән, мәчетнең юридик статусы ныгытылмый кала.
Объектның архитектура кыйммәте юк. Бүген аның бурасы өлешчә җимерелгән, аның эченә керү кеше өчен куркыныч. Хәзер без җир кишәрлеген теркәү, авария хәлендәге конструкцияләрне сүтү һәм алга таба төзелеш өчен рөхсәт алу белән шөгыльләнәбез. Мәчеттә 5 вакыт намаз яңгырарга, иман нигезләре өйрәтелергә һәм социаль эшләр алып барылырга тиеш. Мөхтәсибәт бу мәчетне теркәү мәшәкатьләрен үзенә алды инде», – диде Илдар хәзрәт.
Фото: © «Миллиард.Татар»
Хәзрәт аңлатканча, мәчет – һәрвакыт ачык бина, анда 5 вакыт намаз укыла, иман нигезләре төшендерелә, социаль эшләр алып барыла. Хәзер «Рәфыйк» мәчетенә нинди дә булса мәхәллә һәм хәзрәт билгеләнмәгән.
Хәзер Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте яңа мәхәллә оештыру һәм шушы урында мәчет төзүне оештыру эшләрен үзенә алган. Илдар хәзрәт Баязитов сөйләгәнчә, мөхтәсибәт эскиз проектын ясаучы архитектор тапкан инде, шулай ук яңа мәчет төзергә әзер инвестор да табылган.









Чыганак: «Миллиард.Татар»