news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда танылган музыкант үлгән

Казанда танылган музыкант үлгән

news_top
Казанда танылган музыкант үлгән
Макс и Ко төркеменең гитарачысы Денис Матвеев үлгән. Бу хакта төркемнең җырчысы Макс Журавлев хәбәр итте.

"Дуслар, коточкыч яңалык. Кичә Денис Матвеевның йөрәге тибүдән туктады. Минем дустым һәм Макс Ко музыканты. Такт саклап, аның гаиләсен һәм якыннарын борчымагыз. Бөтен кеше шок хәлендә", - дип язган ул социаль челтәрдә. 

Ул теләгән кешеләр Денисның гаиләсенә ярдәм итәргә мөмкин икәнлеген язган.

Музыкант белән хушлашу иртәгә, 11 сәгатьтә, ул яшәгән йорт янында - Вишневский урамы, 29/48 йорт. 

"Үзегезне саклагыз, Елап утырам", - дип язган җырчы. Макс и Ко төркеме Казанда 20 ел элек оештырылган иде. Денис Матвеевка 45 яшь иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар