Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда тамадаларны алдыйлар!

Тамада, алып баручы халкы кебек контактка җиңел керүче кешеләр сирәктер ул. Алар теләсә кем белән уртак тел табалар, компромиссларга җиңел баралар, һәртөрле яңалыкка да бик теләп кушылып китәләр. Бу яктан алар алдаучылар өчен уңай “клиентлар” дип уйлыйм.

news_top_970_100
Казанда тамадаларны алдыйлар!

Схема мондый:

Җомга, шимбәдән кала көннәрен, гадәттә, яңа заказ көтеп уздырган тамадага, үзен, әйтик, ЮХИДИ җитәкчесе урынбасары дип таныштырган бер шалтыратучыдан бик шәп кенә тәкъдим килә: шушы араларда гына (мәсәлән, иртәгә), ЮХИДИ хезмәткәләре өчен тантаналы чара оештырырга кирәк, шул нисбәттән алып баручы эзлиләр.

Андый күләмле чаралар болай кисәк кенә оештырылмый, әлбәттә, алып баручы бу ашыгычлык турында да кызыксына. Мондый сорауга җавап бар: бу форс-мажор ситуацияләрнең берсе – сөйләшенгән алып баручылары бик җитди сәбәпләр аркасында килә алмый. Акча мәсьәләсе белән проблема юк, оешма җитди, ни дисәң дә - органнар... Шулай итеп, телдән беренчел килешү төзелә, тантананың бөтен пунктлары сөйләшенә, таләпләре билгеләнә һәм тиз арада (бик еш: көнендә үк) очрашу сәгате билгеләнә. Казанда, гадәттә, бу кырыгалдар, алып баручыларны ТР буенча ЮХИДИ идарәсенә, Оренбург трактына чакыра.

Алып баручы билгеләнгән вакытка килергә чыга, урынга килеп җиткәнче аңа “заказчы” тагын бер кат шалтырата. Бу юлы ул үтенеч белән шалтырата: имеш, менә хәзер, иртәгә булачак тантаналы чарага Мәскәүдән дәрәҗәле кунаклар кайтып килә, аларны каршы алырга кыйммәтле коньяк кирәк. Бу вакытта “полковник” тиз генә кул астында эшләүчеләрне “пешереп” ала – янәсе, булдыксызлар, коньяк та алып куя белмәгәннәр!

Бу гамәлләр барысы да искиткеч осталык, ихласлык белән башкарыла, “полковник”ның тавышы да гаять килешле, гомере буе парад белән җитәкчелек иткән кешенеке кебек, көр, куелган тавыш. Сөйләме дә шикләнерлек түгел, бик дөрес җөмләләр белән, һөнәри сүзләр кулланып сөйләшә – җырдагы кебек, чып-чын полковник инде менә! Кыскасы, менә хәзер, очрашуга килүче алып баручы идарәгә бер-ике шешә кыйммәтле коньяк һәм берәр кап яхшы конфет алып керергә тиеш була. Монысы, ихтимал, “клиентның” кулында күпме акчасы булуын, һәм аның ул акчасын чыгарып сала алу, алмау теләген ачыклау өчен эшләнәдер, чөнки берничә минуттан “полковник” яңадан шалтырата: үзара сөйләшкәннәр – коньяк кирәк түгел икән, шушы тантанада катнашучыларга бүләк итеп биреләсе телефоннарга акча салырга гына кирәк икән. Чөнки бүләк телефоннар алынган, ә сим карталарында бер тиен дә акча юк, буш телефоннарны андый хөрмәтле кешләргә бүләк итү уңайсыз инде... Читтән карап торганда бу сөйләшү шактый ук шикле кебек, тик “полковникның” үзе белән сөйләшкәндә ситуация бик табигый тоела, чөнки беренчедән, көне буе телефоннан аралаша торгач бу кеше инде синең якын дустың кебек кабул ителә башлый. Икенчедән, вәгъдә ителгән гонорар суммасы мондый вак-төяк чыгымнарны гына, әлбәттә, капларлык була. Әле җитмәсә, “полковник” бик зур кайгыртучанлык күрсәтеп, бөтен чек, квитанцияләрне саклап барырга куша - алардан башка, имеш, бухгалтериядән акча алып булмаячак. Бу тулы ышанычка кертә алу сәләте, әңгәмәдәшнең бик яхшы әзерлектә, һәм шактый ук яхшы психолог булуын исбатлый.

Гадәттә, 4-5 номерга биш йөз сум акча салдыру белән чикләнә “полковник”. Монысы да очраклы түгел - нидер аңлап, кинәт кенә башыңа, полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итү турындагы уй керә икән, анда синең 2500 сумлык алдануың аркасында эш кузгатып та тормаячаклар. Димәк, юридик яктан да бөтен нәрсә уйланылган.


Ә инде акчалар күчерелгәннән соң, билгеле, элемтә өзелеп китә, абонентны алып булмый, һәм бичара алып баручы ЮХИДИ идарәсенә кереп күпме генә Кирьянов Олег Викторович (шартлы исем) дигән “полковник” кабинетын эзләсә дә, таба алмый.

Менә шундый схема. Шактый гади, әмма бик җентекләп уйланган, һәм шул сәбәпле эшли торган схема.



Хәзер төрле мессенджерлар күп, уртак эшләре, уртак кызыксынулары булган кешеләр чатлар, төркемнәргә берләшәләр, аралашалар. Бәйрәм индустриясендә эшләүчеләр дә шундый чатларда “утыра”. Бу ялган полковник хакында мәгълүмат та ярты еллар тирәсе элек шул чатларның берсендә күренеп алган иде. Аның белән шактый алып баручы аралашкан булган икән инде. Әлбәттә, араларында алданучылар да бар.

(исемен әйтеп торасы килмәгән алып баручы):

- Ул кеше шул дәрәҗәдә оста итеп сөйләшә, аның ниндидер аферист булуы башыңа да кереп чыкмый. Мин инде ничә еллар буе шушы казанда кайныйм, төрлесен күргән булды. Кешеләр белән аралашуда да үземне шактый ук тәҗрибәле дип әйтә алам, чөнки безнең эш тулысы белән аралашуга корылган, без дә ниндидер күләмдә психолог. Тик бу дәрәҗәдә балаларча итеп, кырыгалдарлар тозагына эләкккәнем юк иде. Мин ул көнне коньягын да алдым, телефоннарына акча да күчердем –җәмгысе 7 мең тирәсе акчамнан колак кактым... Бик кыйммәтле, ләкин үтемле дәрес булды бу!

Бәйрәмнәр оештыручы, тамада Диләрә Гайсина:

- Мин аэродизайн белән шөгыльләнәм һәм туйлар алып барам. Бу кеше мине ике ел элек алдады. Мин аңа шарлар, спиртлы эчемлек, конфет һәм 2000 сум акчамны “бүләк иттем”. Мине ул Авито белдерүләр сайтындагы реклама аша тапкан булган. Шуннан соң ярты еллап узгач, ул миңа инде алып баручы буларак шалтыратты. Схема шул ук – зур тантаналы бәйрәм, очрашу, коньяк... Бу юлы инде мин аның үзен алдадым, теманы аңламаган булып сөйләштем һәм барысын да яздырып җирле полиция бүлекчәсенә киттем. Анда минем озын хикәятемне игътибар белән тыңладылар, һәм, кызганычка каршы, берни дә эшли алмауларын әйттеләр – гади район полициясенең андый аферистлар белән эффектлы көрәшү мөмкинлеге юк диделәр. Һәм битараф булмавым өчен рәхмәт әйтеп кайтарып җибәрделәр! Шул көннән бирле без ул “абзый” белән тагын берничә тапкыр аралаштык. Тик хәзер минем өчен ул Краснодар “полковнигы” – бер күңел ачу чарасы гына. Шалтырата, мин белмәгәнгә салышып уйныйм – кызык бит! Без - тамадаларга кызык кына булсын!

Краснодар “полковнигы” диюе очраклы түгел, шалтыраткан номер Краснодар өлкәсендә теркәлгән булган.

Тамада, җырчы Фидәрис Мортазин:

- Ул шалтыратканда мин авылда идем. Очрашыйк дигәч, Казанга чыгып киттем. Барып җитәрәк коньяк дип яңадан шалтырата инде бу. Коньякны алдым, тагын акча да салырга кушкач, шикләндем инде. Әйдә, башта очрашыйк, бу коньякларың өчен акчасын биргәч сөйләшербез дидем. Ярый ди, әйдә кил алайса, шлагбаум янына килеп җиткәч шалтыратырсың, ачабыз ди. Тагын ышаныч уянды инде. Килеп җиткәч шалтыраттым, әкерен генә сөйләшә бу: “Мин киңәшмәдә идем, әйдә мине көтеп торган арада берәр терминал табып акча салып кил инде”, - ди... Шуннан, идарәгә кергәч, ул көнне ЮХИДИнең гомумән эшләмәве аңлашылды...

Мондый төр аферистлар корбанны, гадәттә, интернетта реклама бирүчеләр арасыннан эзлиләр икән. Кешенең нинди эш белән шөгыльләнүенә карап, әңгәмәне яраклаштыралар, тик схема шул ук кала – нәтиҗәдә, “клиент” телефонга акча сала, яки күчерә.


Заманы шундыйдыр инде, хәзер алдаганны түгел, алданганны гаеплиләр – акыллырак булырга кирәк иде, имеш! Тик телефонның икенче башындагы кеше нинди психологик алымнар белән коралланган икәнлеген алдан белеп булмый. Психология дигән өлкәнең мөмкинлекләре бик киң, гади генә итеп ышанычыңны яулаудан алып гипнозга кадәр кулланырга мөмкиннәр. Ничек кенә булмасын, безгә, хәлдән килгәнчә, уяу һәм игътибарлы булырга кирәк. Бераз гына булса да шикле тоелган кеше белән элемтәне шунда ук өзү мөһим.

Бу кеше әле шушы көннәрдә генә миңа да шалтыратты. Тик мин бу “ЮХИДИ хезмәткәре”нең эшчәнлеге белән инде яхшы таныш идем, шуңа күрә сөйләшүнең беренче мизгелләреннән диярлек, эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап алдым. Шуңа күрә сүзне үзем теләгән юнәлешкә кертеп җибәрү авыр булмады. Тыңлагыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100