Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда такси йөртүчегә аткан үсмерне эзлиләр

Өч егет таксига утырып килгән һәм акча түләмичә китеп барган.

news_top_970_100
Казанда такси йөртүчегә аткан үсмерне эзлиләр

Казанның Дәрвишләр бистәсендә такси йөртүчегә аткан үсмерне полиция эзли. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы үз чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

Вакыйга булган көнне, такси йөртүчесе өч егетне Лушников урамына илтә. Егетләр таксидан чыга, алар акча түләми.

Машина йөртүче акча түләүне таләп итә, алар бәхәсләшә башлый. Бер мизгелдә үсмер пневматик пистолет чыгара һәм таксистка берничә тапкыр ата. Бер ядрә ир-атның күкрәгенә тия.

Шуннан соң таксист егетләр артыннан китә, үзе видеога төшереп бара. Ул үсмерләрне чатта куып җитә. Шуннан соң икенче үсмер такси машинасына ике тапкыр ата. 

Полиция үсмерләрнең берсенә 15 яшь булуын ачыклаган, аларны эзлиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100