news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда тагын бер сәүдә үзәгендә намаз бүлмәсе ачылды

news_top

Казанның «Корстон» сәүдә үзәгендә намаз бүлмәсе ачылды. Әлеге чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, «Корстон» ҖЧҖ генераль директоры Илфар Хәлимуллин, Казанның Галиев мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Мингәрәев һ.б. чакырылган кунаклар һәм оештыручылар катнашты.

Илфар хәзрәт Хәсәнов кунакларны һәм дин кардәшләребезне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Ул намаз бүлмәсен булдыручыларга ихлас күңелдән рәхмәтен белдерде һәм барлык катнашучыларны якынлашып килүче Рамазан ае белән тәбрикләде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Илфар хәзрәт, Пәйгамбәребезнең салләллаһү галәйһи вә сәлләм үгет-нәсыйхәтләрен искә төшереп, мәчет салган һәркемнең зур әҗер алачагын әйтте. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең 2016 елда «Halal Lifestyle» (хәләл яшәү рәвеше) концепциясен үстерү мәсьәләсе буенча йөкләмәсен искә төшерде.

Намаз бүлмәсе 10-15 кешегә исәпләнгән (гомуми мәйданы 12 кв.м.), биредә ир-атлар һәм хатын-кызлар намаз укый ала. Биредә тәһарәт алу өчен барлык уңайлыклар бар, келәмнәр (намазлыклар) җәелгән.

Бүлмә «Корстон-Казан» директоры Илфар Илдар улы Хәлимуллин башлангычы һәм финанс ярдәме белән әзерләнде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар