Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда тәмәкене күп тарталармы?

Бу исемлектә беренче урында Брянск шәһәре урнашкан.

news_top_970_100
Казанда тәмәкене күп тарталармы?

Россиядә иң күп тәмәке тарта торган шәһәрләре рейтингын төзегәннәр. Бу исемлектә беренче урында Брянск шәһәре урнашкан. Әлеге сораштыруны Zoom Market федераль сораштырулар агентлыгы оештырган.

Икенче урынны Мәскәү алган. Аннан соң Краснодар, Волгоград, Иваново, Чиләбе, Ростов-на-Дону һәм Воронеж урнашкан.

Агентлык сайтында урнаштырылган исемлектән күренгәнчә, тәмәке тартучылар иң күп яши торган шәһәрләр исемлеген Новосибирск, Омск һәм Казан йомгаклый.

Сораштыруда катнашкан кешеләргә өч сорау биргәннәр: гаилә әгъзаларыгыз тәмәке тартамы, үзегез тәмәке тартасызмы, моңа кадәр тарткан идегезме.

Шәхси интервью форматында оештырылган сораштыруда 23 тән 76 яшькә кадәрге 2,6 мең кеше катнашкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100