Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда сыек битумлы коега егылып төшкән ир-ат һәлак булган

Кое — битум тутыра торган резервуар булып чыккан, аның төбендә ике метр тирәнлектә сыек битум була.

news_top_970_100
Казанда сыек битумлы коега егылып төшкән ир-ат һәлак булган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

19 декабрьдә Казанның Клара Цеткин урамында урнашкан коега бер ир-ат егылып төшә. Ул ярдәм сорап кычкыра башлый. Бу турыда 16.14 сәгатьтә коткаручыларга хәбәр итәләр. 

Урынга килгән коткаручылар ир-атны коедан чыгара. Алар баулар һәм махсус баскыч куллана. Ир-ат төшкән коеда сыек битум булуы ачыклана. Кое — биш метр тирәнлектәге резервуар булып чыга. Аның төбендә ике метр биеклектә сыек битум була.

Табиблар ир-атка беренче ярдәм күрсәтә, ләкин күп тапкыр реанимацияләп карасалар да, алар ир-атны коткара алмый. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

«Саксызлык аркасында үтерү» матдәсе буенча җинаять эше ачылган.  Якынча версия буенча, ир-ат «болгарка» ярдәмендә биредәге металл конструкцияләрне кисеп алмакчы була. Ләкин ул тигезлеген югалта һәм җиргә күмеп куелган цистернага егылып төшә. Савытта кулланылган мазут була. резервуарны яхшылап каплап китмәгәннәр. 

Хәзерге вакытта резервуар хуҗасын ачыклыйлар. Тикшерү бара. Бу турыда Тикшерү комитеты хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100