Казанда су коенучыларның тәненә паразит корт эләккән
Кызыл тимгелләр һәм кычыту – церкариаль дерматит билгеләре. Ул тиешле булмаган, камыш күп үскән, кошлар, әкәм-төкәм һәм ләм булган җирдә су коенганнан соң барлыкка килә.
Юдино бистәсендәге күлдә су коенганнан соң, берничә Казан кешесе кызыл бетчәләр чыгуга һәм кычытуга зарланган. Болар паразитлар нәтиҗәсендә килеп чыга. Әлеге билгеләр тиешле булмаган җирдә, камышлы, кошлар, әкәм-төкәм һәм ләм булган урында су кергәннән соң чыгарга мөмкин. Бу хакта «Казанские ведомости» газетасы корреспондентына танылган педиатр Илдус Лотфуллин сөйләгән.
«Церкариаль дерматит һәрвакыт бар иде. Бу – балаларга хас, чөнки аларның тиреләре юкарак. Махсус дәвалау юк. Авыру куркыныч түгел, ә начар, дискомфорт тудыра. Авыру билгеләре, гадәттә, 5 көннән соң бетә», – диде ул.
Белгеч сүзләренә караганда, кычыту тән тиресенә үтеп кергән шистосом корты аркасында барлыкка килә. Әлеге билгеләр белән беренче бала табибка инде май аенда ук мөрәҗәгать иткән була. Ул да нәкъ шунда, Юдино бистәсендәге Карьерда су коенган. Май аеннан бирле әлеге симптомнары булган балалар даими рәвештә табибка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр.
«Бу – шистосом үзе түгел, ә аның личинкасы (церкария). Бер күпереп торган урын – бер личинка. Гадәттә, ул папула, куык та була ала», – дип аңлатты табиб.
Кешегә җитди зыянны кабат шушы ук инфекцияне эләктерү китерергә мөмкин. Ул тән температурасы күтәрелү һәм башка агулану симптомнары белән авыррак үтә дә ала. Шул ук вакытта авыру башка кешеләр өчен йогышлы түгел.
«Гадәттә бу авыруны акмый торган сулыкларда, камышлы, кошлар, әкәм-төкәм, ләм күп булган җирдә эләктерәләр», – диде педиатр. Шул ук вакытта белгеч церкарияне диңгез ярларында да очрату мөмкинлеген өстәде. Профилактика исә мондый урыннарда су коенмаудан яисә шунда ук душ кереп алып, сөлге белән сөртенүдән гыйбарәт.
«Кешеләр су коена торган пляжларны карап торырга кирәк: ләмне, су төбен чистартырга, камышларны чабарга», – диде Илдус Лотфуллин.