Казанда су коену урыннары кайчан ачыла?
Тиздән дүрт комлык рәсми рәвештә эшли башлый.

1 июньдә Казанда дүрт комлыкта су коену чоры ачыла. Бу турыда эшлекле дүшәмбе вакытында Казан башкарма комитетында әйттеләр.
Казан халкы өчен «Локомотив», «Түбән Заречье», «Тирән күл», «Комсомольский күле» янында комлыклар рәсми эшли башлы.
Моннан тыш, шәһәрдә тагын өч ял итү урынына керү рөхсәт ителә. Бу — Аккош күле яны, Изумрудное һәм Җиңү паркы янындагы урыннар.
15–17 май көннәрендә шәһәрнең барлык комлыклары янында су төбен водолазлар тикшергән һәм чистарткан. 28 майга кадәр су һәм комның лаборатор анализлары әзер булачак. Казан халкының иминлеген 60 коткаручы саклаячак.