Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда «Су анасы» тукталышы кайда урнашкан?

Моңа кадәр әлеге маршрут «2нче Ферма» торак массивы белән «Иске Аракчино» арасында йөри иде.

news_top_970_100
Казанда «Су анасы» тукталышы кайда урнашкан?

Казанда 45 маршрут буенча йөри торган автобус «Су анасы» дигән тукталышка кадәр бара. Бу тукталыш Киров районында урнашкан.

2017 елның июлендә Идел буе-Приволжская урамында боҗра төзелде. Шул елның сентябреннән башлап 45нче автобус маршруты «Су анасы» тукталышына кадәр озынайтылды.

Моңа кадәр әлеге маршрут «2нче Ферма» торак массивы белән «Иске Аракчино» арасында йөри иде.

Хәзерге вакытта 45 нче маршрут автобусы «2нче Ферма торак массивы» белән «Су анасы» тукталышлары арасында йөри. Киров районында әлеге маршрут Аракчино шоссесы — 2нче Иске Аракчино урамы — Идел буе урамы схемасы буенча бара. Шулай итеп, 45 нче маршрут Идел буе урамында боҗра буйлап борыла. Шушы урамда «Су анасы» тукталышы бар. Яндекс.карты мәгълүматы буенча, биредә бары тик 45нче маршрут автобусы гына туктала.

скриншот www.google.ru

Нәтиҗәдә маршрут дүрт тукталышка озынайды: «Иске Аракчино торак массивы»-«Затон»-«Гипс заводы»-«Су анасы». Соңгы тукталыш исемен Киров һәм Мәскәү районнарының «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендәге кулланучылар катнашында сайладылар. Тәкъдим ителгән исемнәр арасында «Приволжская», «Новостройка», «Гипсовая», «Красная горка», «Волжская», «Добрый город», «Алтын балык» та бар иде.

Маршрутны «Волжская гавань» торак комплексында һәм шул тирәдә яшәүчеләр соравы буенча озынайттылар, дип хәбәр итте башкаланың шәһәр думасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100