Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда СПИД-үзәк игълан иткән конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр

Республиканың СПИДка каршы көрәш һәм профилактика үзәге хезмәткәрләре “Киләчәккә юаллама” һәм “Без сәламәт милләт. Кушыл!” дип исемләнгән ике конкурс уздырды. 

news_top_970_100
Казанда СПИД-үзәк игълан иткән конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүген дөньяда 37 миллионнан артык кеше ВИЧ белән яши. Авыру йоктырган кешеләрнең күпчелеге Африкада яши. Россиядә ВИЧ авырулы 800 000 артык кеше исәпләнә.

Татарстан мәктәпләрендә һәм югары уку йортларындагы лекцияләрдән, төрле акцияләрдән тыш СПИДка каршы көрәш һәм профилактика үзәге белгечләре ВИЧ проблемасына халыкның игътибарын юнәлтү өчен төрле конкурслар оештыра.

“Конкурс – һәрвакыт кызыклы эш, ул кешеләрне гел кызыксындыра. Һәм кешеләрдә белемгә ихтыяҗ барлыкка килә. Һәм нәкъ шуңа өметләнеп без бу конкурсны игълан иттек тә. Һәм ул узды. Без бик күп кызыклы эшләр алдык. Моны алга таба да дәвам итәрбез дип уйлыйм”, - диде республиканың СПИДка каршы көрәш һәм профилактика үзәге Баш табибы Нияз Галиуллин.

“Без сәламәт милләт. Кушыл!” фотоконкурсы һәм “Киләчәккә юллама” видеоконкурсы 2018 елның июленнән ноябрь аена кадәр узды.

Теләгән һәркем бу вакыт эчендә аларда катнашып, сәламәт яшәү рәвшен пропагандалауга, гаилә кыйммәтләрен һәм әхлакый нигезләрне саклауга үз өлешен кертә алды.

“Без сәламәт милләт. Кушыл!” конкурсы катнашучылары konkurs.infospid.ru махсус сайтына конкурс темасы буенча позитив фотографияләр урнаштырды. Җиңүче Татарстанның Балтач районыннан Айрат Закиров – оештыручылардан бүләккә цифрлы көзгеле фотоаппарат алды. Моннан тыш, ай саен яңа өстәлгән катнашучылар арасында профессиональ фотосессиягә сертификат уйнатылган.

Конкурска бөтен Татарстан Республикасыннан 760 фотография тәкъдим ителгән.

Иң күп фотографияләр Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Әлки, Әлмәт һәм Балтач районнарыннан килгән.

Конкурста хәтта Россиянең башка төбәкләрендә – Мәскәү, Башкортстан, Ульян, Калуга һәм башка өлкәләрдә яшәүчеләр дә катнашкан.

Профессиональ фотосессиягә сертификатларны Илсур Хәйдаров, Ләйлә Гайфуллина, Фәнүзә Ибраһимова һәм Ксения Ларионова откан.

“Киләчккә юллама” конкурсында җиңүче булып Нурлаттан Инсаф Миңнеханов танылды.

“Киләчәккә юллама” роликлары өчен төп шарт - автор видеода үз-үзенә шәхси карашларын сөйләргә һәм алдагы көнгә теләкләрен белдерергә тиеш. 

Сүз уңаеннан, быел бөтен дөнья буенча СПИДка каршы көрәш көне 30 нчы тапкыр билгеләп үтелде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының СПИДка каршы көрәш буенча Глобаль программасы өчен җәмәгатьчелек мәгълүматы мәсьәләләре буенча хезмәткәрләре - Джеймс Бунн һәм Томас Неттер әлеге датаны билгеләп үтүне 1988 елда тәкъдим иткәннәр.

ВИЧ-инфекция таралуга җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү, аның турында мәгълүматны арттыру һәм СПИД белән ВИЧ йоктырганнар турында уйдырамаларны юкка чыгару өчен бу идеяне дөньяның бар дәүләтләре дә кабул иткән.

СПИДка каршы көрәшнең халыкара символы – “кызыл тасма” – махсус рәвештә бөтерелгән ефәк тасма кисәге. Эмблеманы 1991 елда Америка рәссамы Франк Мур ясаган. Ул 2002 елда, 48 яшендә СПИДтан вафат булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100