Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда СОЛнЦе мәктәбе директоры Павел Шмаковны машина бәрдергән

news_top_970_100
Казанда СОЛнЦе мәктәбе директоры Павел Шмаковны машина бәрдергән
Фото: Салават Камалетдинов \ "Татар-информ" архивы

Казанда СОЛнЦе мәктәбе директоры Павел Шмаковны машина бәрдергән. Бу хәл Кави Нәҗми урамында булган. Машина йөртүче чыгып та тормаган, директорның хәлен белешмәгән, китеп кенә барган. Бу хакта Павел Шамков үзенең «ВКонтакте» аккаунтында хәбәр итте.

Павел Шмаков – Татарстанның атказанган укытучысы, талантлы балалар үзәге белән җитәкчелек итә, аңа 66 яшь.

Кичә мәктәп капкасы янында, парковканы тыя торган билге янына ук «КИА» машинасы баса. Анда машиналарын теләсә ничек калдырырга яратучылар еш туктый, һәм аларны гел куалап торырга туры килә. Павел да машинаны алып куюны сорый, әмма йөртүче моңа җавап итеп кычкыра гына, ә соңыннан укытучыны махсус аягыннан егарга теләгән кебек бәрә. Чыгып хәлен дә белми, китеп бара.

Бәхеткә, Шмаковка артык зыян килмәгән, башы һәм умырткасы зарарланмаган, тик аркасы авырта. ГАИ бу автохамны эзли, аны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр, дип яза «Mash Iptash» Телеграм-каналы.

«Мине монда бераз гына машина (ак төстәге «Киа Рио» н762рв 716) бәрде әле. Йөртүчесе чыгып та карамады, китте дә барды. Мин исән-сау, арка гына бераз авыртып тора. Шуңа әлегә өйдә генә булам.

Машиналарны мәктәп янында калдыруның беренче генә очрагы түгел инде, ә монда «парковка тыелган» дигән билге тора. Балалар өчен куркыныч булган һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып калдырылган берничә машина видеода күренә. Мине бәргән кебек, хәтта балаларны да, нык булмаса да, бәргәннәре булды. Гадәттә, бу – УФСИН һәм Прокуратура машиналары. Шуңа күрә ЮХИДИ авырлык белән генә карый. Эвакуатор һәм полиция килгән очракта да (тик аларны чакыру кыен), алар погонлы кешеләр белән бәйләнешергә теләми. Капка алдында яңа гына асфальт салынган бер шакмак җир күренә. Монда берничә атна элек водоканал җир чокыды, чөнки мәктәптә су бетте, һәм ата-аналар, балалар үзләре су алып килеп йөрде. Менә шунда да водоканалга эшләргә комачаулаган машиналарны район администрациясен җәлеп итеп кенә, бик авырлык белән генә күчертеп куеп булды.

Бу язманы полициянең, ЮХИДИнең һәм эвакуация хезмәтләренең начар эшләве турында мөрәҗәгать дип санауларын сорыйм.

Бу мөрәҗәгатьнең нәтиҗәсе буларак, мәктәп янында балаларга, укытучыларга һәм укытучыларга куркыныч тудыра торган машиналар булмавын күрәсе килә», – дип язган Павел Шмаков «ВК»дагы битендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100