Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда сноуборд һәм чаңгыда кайда шуарга? Башкаладан 50 чакрым радиустагы 5 урын

«Татар-информ» агентлыгы актив ял яратучылар өчен иң популяр 5 тау чаңгысы курортын үз эченә алган исемлек әзерләде. Кешеләргә уңайлы булсын өчен Казаннан 50 чакрым радиустагы урыннар сайлап алынды.

news_top_970_100
Казанда сноуборд һәм чаңгыда кайда шуарга? Башкаладан 50 чакрым радиустагы 5 урын

«Дербышки» тау чаңгысы базасы (Дәрвишләр бистәсе – Казан үзәгеннән 15 чакрым ераклыкта)

База территориясендә биш трасса урнашкан, аларның иң озыны – 300 метр. Трассалар тау чаңгысы спортында беренче адымнарын гына ясаучылар өчен бик тә туры килә. Биредә төп басымны чаңгычыларга ясаганнар, сноубордлар алай ук күп түгел. Чаңгыларны арендага бик тә үтемле бәядән бирәләр.

Трассалар яктыртылган, бу тәүлекнең караңгы вакытында да алардан файдалану мөмкинлеге бирә. Чаңгычыларны тау башына күтәргеч алып менә. Балалар өчен махсус трасса да бар. Кимчелекле ягы – базаны эзләп табуы бик кыен, чөнки анда бары тик бер автомобиль юлы.

«Скотская гора» тау чаңгысы базасы (Казан территориясе)

Әлеге тау бите «Экстрим фактор» спорт клубы әгъзалары тырышлыгы белән барлыкка килгән, биредә слалом буенча ярышлар үткәрелә. Таудан дүрт төшү урыны ясалган. Иң озын төшү урыны 150 метрга сузылган, ул сноубординг элементларын үтәү өчен махсус фигуралар белән җиһазландырылган.

Биредә таудан шуу өчен спорт җиһазын үзең белән алып килергә кирәк, чөнки аны прокатка бирү каралмаган. Горький паркында урнашкан.

«Каскад» тау чаңгысы курорты (Биектау районындагы Дөбьяз авылы - Казаннан 45 чакрым ераклыкта)

Курорт тау чаңгысы белән әле яңа гына шөгыльләнә башлаган кешеләр өчен әйбәт, чөнки анда катлаулы булмаган нибары ике трасса бар. Берсенең озынлыгы – 300, икенчесенеке 250 метр тәшкил итә. Бәяләргә килгәндә, тау чаңгысын 2 сәгатькә прокатка алу – 700 сум, күтәргеч 350 сум (ял көннәрендә – 450 сум) тора.

Теләгән кешеләр өчен «ватрушка»лар бирәләр, тамак ялгап алу өчен кафе бар. Балалар өчен дә махсус трасса каралган, кичен барлык трассалар да яктыртыла.

«Печищи» тау чаңгысы курорты (Югары Ослан районындагы Печищи авылы – Казаннан 50 чакрым ераклыкта)

Трассалар (озынлыгы – 300 метр) нибары икәү һәм әллә ни мактарлык сыйфатларга ия булмаса да, рельефның катлаулы булуы аларны тәҗрибәле тау чаңгычылары һәм сноубордчылар өчен шактый кызыклы итә.

Биредә «ватрушкалар»да шуу мөмкинлеге, трамплин бар, тау битендәге өйдә кием алыштыру урыны җиһазландырылган. База тәүлекнең якты вакытында гына эшли, чөнки трасса яктыртылмый. Тау чаңгысын прокатка алу бәясе 350 сум тора, шулай ук сноуборд арендаларга мөмкин.

«Свияжские холмы» курорт-шәһәре (Югары Ослан районы – Казаннан 40 чакрым ераклыкта).

«Свияжские холмы» иң популяр бишлектә лаеклы рәвештә беренче урынны били. Россия территориясендәге иң зур тау чаңгысы комплексларыннан берсе, җиһазлар белән тәэмин ителеше һәм хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе буенча «Казан» комплексы дөньякүләм стандартларга җавап бирә. Биредә дүрт трасса бар, иң озыны 1100 метрга җитә.

Шимбә-якшәмбе көннәрендә тау чаңгысы яки сноуборд комплектын прокатка алу 700 сум тора, битлек һәм шлем өчен тагын 200әр сум түләргә кирәк. Биредә куна калырга да мөмкин: дүрт урынлы инглиз йорты ял көннәрендә – 15400, кунакханәдә ике кешелек урын 7400 сум тора.

Тау чаңгычылары өчен катлаулылыгы ягыннан төрле дәрәҗәдәге берничә трасса бар. Тау чаңгысын әле яңа гына үзләштерүчеләр һәм комплексның нәни кунаклары киң һәм сөзәк төшү урыннарыннан файдалана ала. Чаңгычыларны тау түбәсенә күтәргеч алып менә, балалар өчен махсус лифт каралган. Трассалар яктыртылган, шунлыктан кичен дә рәхәтләнеп шуарга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100