news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда шапмунь урлаган кешене хөкем иттеләр

Шамил Усманов урамындагы кибеткә шампунь карагы 6 мең сумлык зыян китергән.

news_top
Казанда шапмунь урлаган кешене хөкем иттеләр

Казанда яшәүче бер ир-ат 35 шешә шампунь урлаган. Аны шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткән.

31 яшьлек ир-ат исерек килеш кибет баскан. Ул Шамил Усманов урамындагы кибеттән 35 шешә шампунь алып чыккан. Шулай итеп 6 мең сумлык зыян китергән.

Шампунь карагын тоткарлаганнар. Ул гаебен тулысынча таныган.

Суд бу кешене шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар