Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда сайлау көне: җәмәгать транспорты түләүсез булачак, сайлаучылар өчен Салават, Элвин Грей, Меладзе җырлаячак

Казан шәһәре башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин шәһәр мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе вакытында Татарстан башкаласында Россия Президентын сайлау көнендә – 2018 елның 18 мартында булачак вакыйгалар турында сөйләде.

news_top_970_100
Казанда сайлау көне: җәмәгать транспорты түләүсез булачак, сайлаучылар өчен Салават, Элвин Грей, Меладзе җырлаячак

Хәзерге вакытта шәһәрдә 450 сайлау участогы оештырылган. Шул исәптән, сайлаучылар вакытлыча булган 34 урында да бар алар. Сайлау участоклары эш өчен әзер, куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен 778 видеокамера куелган, металл детекторларын урнаштыру буенча эшләр төгәлләнеп килә, дип сөйләде чыгыш ясаучы.

Җәмәгать транспортында йөрү түләүсез

Барлык сайлаучыларга сайлау участогында “Мин сайладым” дип язылган беләзекләр бирәчәкләр. Шул беләзек белән көн дәвамында шәһәрнең җәмәгать транспортында түләүсез йөреп булачак, диде Е.Варакин.

“Казан-Арена”да Элвин Грей, Салават, Валерий Меладзе һәм башкалар җырлаячак

Сайлау көнендә, инде гадәткә кергәнчә, сайлауда катнашкан кешеләр өчен концерт була, ул 17 00 сәгатьттә башлана, 20 00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

“Барлык тамашачылар өчен дә (алар илле меңгә якын булыр дип көтелә) зур сәхнәдән концерт күрсәтәчәкләр. Концертка республиканың иң яхшы рок-төркемнәре чакырылган. Анда Россия һәм Татарстан артистлары Элвин Грей, Егор Крид, Салават, Валерий Меладзе булачак”, - дип сөйләде Евгений Варакин.

Концертка керү өчен “Мин сайладым” беләзеген күрсәтү кирәк булачак.

Арзан бәядән авыл хуҗалыгы ярминкәләре

Казанда һәр сайлау участогы янында сайлау көнендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылачак. “Бу көнне участок янындагы мәйданнарда урамда сәүдә оештырылачак”, - дип әйтте Варакин.

Сатып алучыларга киң ассортиментта азык-төлек, шулай ук көнкүреш химиясе товарлары тәкъдим ителәчәк. Бу көнне сатып алучылар арзан бәяләр күреп гаҗәпләнер: бәяләр сәүдә челтәрләрендәгедән арзанрак булачак, дип өстәде Казан башкарма комитеты аппараты җитәкчесе.

Сайлау участогына барып җитү мөмкинлеге

Сайлау участокларыннан еракта урнашкан торак массивларда яшәүче сайлаучыларга уңайлы булсын өчен, сайлау көнне транспорт түләүсез булачак.

Быел автобуслар санын ике тапкыр арттыру планлаштырыла. Аларның саны 56 га җитәчәк, диде чыгыш ясаучы. 

Инстаграмдагы фото өчен iPhone, GoPro һәм гироскутер

Россия Президентын сайлау көнендә Казанда сайлау участоклары урнашкан 242 бинада “Айда на выборы” чарасы уза.

“Махсус плакаталар янында теләге булган һәркем фотога төшә ала. Аннан бу фотоны Инстаграм, ВКонтакте социаль челтәрләренә #айданавыборы хэштегы белән, шәһәр исемен һәм сайлау участогын язып, урнаштырырга кирәк”, - дип сөйләде Евгений Варакин.

Җиңүчеләрне һәм призерларны халык тавыш бирү ысулы белән айданавыборы.рф сайтында 20 марттан 25 мартка кадәр билгеләячәкләр. Бүләккә iPhone, iPad, GoPro видеокамерасы, гироскутерлар, велосипедлар һәм башка призлар булачак, диде ул.

18 мартта шәһәр халкы мәктәпләрдә оештырыла торган гаилә бәйрәмнәрендә, спорт чараларында, концертларда, мастер-классларда катнаша алачак, дип йомгаклады Евгений Варакин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100