news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда шәхси клиникада пациентларны алдап, 50 миллион кредит алдырганнар

news_top

Казандагы шәхси клиникалар челтәрендә 50 кешене 50 миллион кредит алырга мәҗбүр иткәннәр. Бу хакта «Mash Iptash» Телеграм-каналы яза.

Башта аларны сәламәтлекләрен бушлай тикшерергә чакырганнар. Тикшеренү вакытында клиентларның җитди авырулары барлыгы «ачыклана». Әмма, чынлыкта бернинди авырулар да булмый. Менә шул мизгелдән башлап, аларга «ашыгыч рәвештә дәвалану узарга кирәк» дип басым ясый башлыйлар. Акчаң булмаса да бер авырлыгы юк, рәхәтләнеп рассрочка алырга була. Менә шунда пациентларга коточкыч зур процентларга кредит бирә башлыйлар.

Клиникада полиция шалтырату өчен телефоннар, кешеләрне хезмәт күрсәтү белән «төп башына утырту» өчен инструкцияләр тапканнар. Моны оештыручы 4 кешене: Украина гражданинын һәм аның ярдәмчеләрен тоткарлаганнар. Өчесен СИЗОга җибәргәннәр, берсе өй арестында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар