news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда сәүдә үзәгендә үсмергә пычак кадаган ир-ат: «Үземне якларга тырыштым»

news_top

Казанның Яңа Савин районы судында балигъ булмаган баланы үтерергә омтылуда гаепләнүче ир-атка карата чикләү чарасы сайланды. Ир-ат үсмер егетнең күкрәгенә пычак кадаган. Бу хәл 30 октябрьдә шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә булган. Бу хакта «Татарстан-24» хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, сәүдә үзәгендә ир-ат белән балигъ булмаган кыз арасында низаг чыккан, кызны 17 яшьлек таныш егете якламакчы булган. Шуннан соң ир-ат яшүсмернең күкрәгенә пычак кадаган һәм качкан.

Гаепләнүче кеше сәүдә үзәгенең штаттан тыш каравылчысы булып чыккан. Утырышта ир-ат үзенең зыян күрүче булуын әйткән. Мине кыйнадылар, мин үземне үзем якларга тырыштым, дип белдергән.

Утырышның төп өлеше ябык режимда узган. Процесста катнашучылар сүзләренчә, ир-ат, ул кичнең вакыйгалары турында сөйләгәндә, хисләрен тыя алмыйча елаган.

Үсмер егет әле һаман хастаханәдә. Һөҗүм иткән ир-атны атна буе эзләгәннәр. Ул бу вакытта, үзе әйтүенчә, яраларын дәвалаган. Суд ир-атны 2025 елның 30 декабренә кадәр сак астына алырга карар чыгарды, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар