news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда самокаттан егылган баланың бармаклары сынган, бер теше төшкән, икенчесе сынган

news_top
Казанда самокаттан егылган баланың бармаклары сынган, бер теше төшкән, икенчесе сынган
"Татарстан 24"

Казанның Ямашев проспектындагы «Континент» паркында самокатта йөргәндә, бер бала имгәнгән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Скейт-мәйданчыкта уйнап йөрүче малай трюклар ясый торган самокаттан егыла. Мәйданчыкта тишек була һәм бала шуңа абынып имгәнә. Аның баш мие селкенгән, ике кулында да бармаклары сынган, бер теше төшкән, икенче теше сынган. Бу турыда каналга баланың әтисе сөйләгән.

Малайны Республика клиник балалар хастаханәсенә илткәннәр. Аңа табиблар ярдәм иткән. Аннары баланың әтисе белән полиция хезмәткәрләре элемтәгә кергән. Хәзер әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Әти кеше сүзләренчә, скейт-мәйданчыктагы тишек әле дә тора, аны ямап куймаганнар. Димәк, паркка килгән башка кешеләр дә шушы чокырга эләгергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар