news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда салкында машина көткәндә кулларын өшеткән ир-атның бармакларын кискәннәр

Башта аның бармаклары каралып килгән.

news_top
Казанда салкында машина көткәндә кулларын өшеткән ир-атның бармакларын кискәннәр
https://tatarstan24.tv

Казанда салкында кулларын өшеткән ир-атның бармакларын ампутацияләгәннәр. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Әлеге ир-ат урамда машина көтеп озак басып торган. Аның бармакларында сулы куыклар барлыкка килгән, аннары алар каралган. Табибларга бармакларны кисеп алырга туры килгән.

Яңа ел каникулы вакытында ашыгыч ярдәм табиблары 6340 тапкыр чакыруга барган. Өшү очраклары 47 тапкыр теркәлгән.

Табиблар салкын вакытта күп катлы итеп киенергә, урамга чыгар алдыннан алкоголь кулланмаска киңәш итә.

«Киемнәр коры, күп катлы булырга, суларга тиеш. Алкоголь кулланмагыз», — ди ашыгыч ярдәм станциясендә оператив бүлек җитәкчесе Максим Кузнецов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар