news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме программасы билгеле

news_top
Казанда шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме программасы билгеле
Фото: «Татар-информ»

29 августта Казанда Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең тууына багышланган шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме була. Чаралар программасы Диния нәзарәте сайтында чыкты.

Шәһәркүләм Мәүлид Казанда Иске Татар бистәсендә «Мәрҗани» мәчете каршында Каюм Насыйри һәм Фатих Кәрим урамнары чатында уза, 11:00 сәгатьтә башлана, тантаналы ачылыш 13:00 сәгатьтә була.

Бу көнне мөселманнар арасында хаҗга ике юллама уйнаталар. Узган елдан аермалы буларак, хаҗга юллама уйнату ике этапта узачак: беренче этапта, сәхнәдә үтә күренмәле барабанны әйләндереп, аннан бер-бер артлы уникаль номерлар язылган очраклы 10 билет алыначак һәм бу билет ияләре арасында хаҗга багышланган викторина уздырыла. Викторинада җиңүчеләргә хаҗга юлламалар тапшырыла.

Шулай ук сәхнәдә Мәүлид турында театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк, халык яраткан хәзрәтләр вәгазьләр сөйләячәк, ә танылган татар артистлары һәм коллективлары дини кануннар кысаларында үзләренең иҗади номерлары белән чыгыш ясаячак.

Балалар өчен викториналар узачак: аларга бүләкләр биреләчәк. Мәүлид мәйданчыкларында шулай ук Halal Market эшләячәк.

Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен тәмамлаячак – республиканың аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләреннән 150 беренче сыйныф һәм өлкәнрәк укучыларга Белем көненә тантаналы рәвештә букчалар һәм башка кирәк-яраклар тапшырылачак. Акциядә катнашу өчен акчаларны zakyatrt.com сайты аша җибәрергә мөмкин.

Мәүлид кысаларында «Мәрҗани» мәчетендә IV татар абыстайлары форумы уза. Утырыш «Абыстай – тынычлык һәм татулыкны саклаучы: гореф-гадәтләр, гаилә, халыклар бердәмлеге» темасына багышлана. Форумның тантаналы ачылышы – 9:00 сәгатьтә.

Мөселман календарендәге иң күркәм айларның берсе – халыкта Мәүлид дип йөртелүче Рабигыль-әүвәл ае 2026 елның 13 августында кояш баю белән башлана һәм 11 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Ул Аллаһның соңгы Илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм туган ай булу белән истәлекле.

«Мәүлид» сүзе, гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, «туу» дигәнне аңлата, ә «Мәүлид ән-Нәби» – Пәйгамбәр Мөхәммәднең салләллаһү галәйһи вә сәлләм дөньяга килүе. Мәүлидне Рабигыль-әүвәл ае дәвамында үткәрү гадәткә кергән.

Бу уңайдан Татарстан мөхтәсибәтләрендә Мәүлид кичәләре һәм мәҗлесләр узачак. Казанның «Мәрҗани» мәчетендә Мәүлид ае дәвамында чәршәмбе көннәрендә икенде намазыннан соң танылган татар хәзрәтләренең вәгазь кичәләре була. Киләсе атнада беренче булып Татарстан мөфтиятенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, Мәүлид ае дәвамында Диния нәзарәте хәзрәтләренең махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкләр илтүе һәм анда сугышчылар катнашында Мәүлид кичәләре үткәрүе көтелә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар