news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда шәһәркүләм чыгарылыш кичәсе программасы билгеле

news_top
Казанда шәһәркүләм чыгарылыш кичәсе программасы билгеле
"Татар-информ" архивы

29 июньдә Казанның Кремль яр буенда гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узачак. Бәйрәмне 164 гомуми белем бирү учреждениесеннән 6 меңнән артык унберенче сыйныф укучылары өчен оештыралар. Бу көнне аларны Россия эстрадасы йолдызлары, мәктәп директорлары һәм укытучылары котлаячак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Концерт программасында шәһәрнең иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучылары чыгыш ясаячак, шуннан соң унберенче сыйныф укучылары традицион мәктәп вальсы бии.

Чыгарылыш кичәсенең кульминациясе – Анет Сай һәм Gayazovs$Brothers төркеме, кичәне «СОЮЗ» КВН командасы капитаны Айдар Гәрәев алып барачак.

Бәйрәм 18:00 сәгатьтә башлана һәм 21:30 сәгатьтә зур матур салют белән тәмамланачак.

Гомумшәһәр мәктәп чыгарылыш кичәсе Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе тарафыннан шәһәр мэриясе ярдәме белән оештырыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар