Казанда S7 өчен ясалган беренче ун Ту-214 самолеты өч кешелек экипажга исәпләнәчәк
S7 Group компаниясе өчен беренче ун Ту-214 самолеты өч кешелек экипаж белән эшләүгә көйләнәчәк. Казан авиатөзелеш заводы бу самолетларны Дәүләт транспорт лизинг компаниясе аша S7 Group оешмасына тапшырачак. Калган 90 самолет исә хәзерге стандарт буенча ике кешелек экипажга исәпләнгән була. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Бу хакта Дәүләт транспорт лизинг компаниясе генераль директоры Михаил Парнев «Ведомости» газетасына биргән интервьюда сөйләгән.
«Беренче ун самолет аерым бортинженер урыны булган версиядә тапшырылачак, ә калганнары инде хәзерге стандарт башкарылышта – командир һәм икенче пилот белән булачак», – дигән ул.
Моңа кадәр, 2022 елның декабрендә, «Аэрофлот» Ту-214 самолетындагы экипаж санын киметүне һәм кабинасын үзгәртүне таләп итте. Соңрак «Ростех» дәүләт корпорациясе гендиректоры Сергей Чемезов мондый теләк булуын раслады. «Аэрофлот» һәм Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе самолет салоны конфигурациясен яңарту турында килеште, диелә хәбәрдә.