Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда "Рубин" - "Локомотив" футбол матчында җанатар үлгән

Җанатар йөрәк өянәгеннән вафат булган дип фаразлана.

news_top_970_100
Казанда "Рубин" - "Локомотив" футбол матчында җанатар үлгән

Кичә, Россия чемпионатының 5 турнирында, "Рубин" белән "Локомотив" уены вакытында "Рубин" җанатары - 60 яшьлек ир үлгән. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы Гадел Вафин фәрманы буенча, табибларның бу вакытта вазифаларын ни дәрәҗәдә үтәвенә бәя бирү максатыннан, тикшерү үткәрелә.  

Беренчел мәгълүматлар буенча, "Казан - Арена" стадионында урнаштырылган табиблар бригадасы, чакырудан соң ук  ярдәм күрсәтә. Ярдәм күрсәтүдә җанатарлар арасында булган табиб- кардиолгта булышлык итә.Табиблар аның гомерен саклап калу өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр. Җанатар ашыгыч ярдәм машинасында вафат була. Үлеменең сәбәбе йөрәк өянәге дип фаразлана. Табиблар бригадасы ярдәме белән авыру ашыгыч ярдәм машинасына озатыла, аңа 21:00 сәгатькә кадәр ашыгыч ярдәм табиблар ренимацион чаралар куллана. Ләкин алар файдасыз булу сәбәпле, туктатыла, - дип сөйләде Илдар Фатыйхов.

 Министр урынбасары сүзләренчә, кешеләр  күп җыелган урыннарда ашыгыч ярдәмнең дежур табиблары булу, шулай ук аларның саны, урнашуы, эвакуация алымнары, норматив актлар белән билгеләнгән.

"Медицина документлары һәм видеоматериаллардан күренгәнчә, ашыгыч ярдәмнең медицина хезмәткәрләре тарафыннан хокук бозулар ачыкланмады", - ди Илдар Фатыйхов. 

 - "Рубин" җанатары вафаты сәбәпле, аның туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Безнең рубин "гаиләсе" зур югалту кичерде, дип белдерелә "Рубин" футбол клубының сайтында урнаштырылган хәбәрдә.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100