news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда Россиядә бердәнбер Укытучылар йорты ачылды

news_top

Казанда Подлужная урамындагы 49а йортында Укытучылар йорты ачылды. Ул Россиядә педагогларның һәм мәгариф өлкәсе идарәчеләренең һөнәри үсешен бер түбә астында берләштергән беренче мәйданчык. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Укытучылар йортында эш дүрт төп юнәлеш буенча төзелер дип планлаштырыла: лидерлык үзәге, педагогик остаханә, R&D-үзәк, HR-үзәк. Мондый үзәк Россиядә бердәнбер.

Киләчәктә Укытучылар йортында шәһәр методик берләшмәләре, педагогик советлар утырышлары, һөнәри януны профилактикалау буенча психологик тренинглар һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге һөнәри конкурсларда җиңүчеләрдән мастер-класслар үткәрергә планлаштыралар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар