news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда ресторанда акча түләмичә качсаң ни була?

Башкала рестораннары һәм кафеларыннан ашап-эчеп, акча түләмичә китүче кешене тоткарлаганнар.

news_top
Казанда ресторанда акча түләмичә качсаң ни була?
Казанда 31 яшьлек ир-атны берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартканнар. Бу турыда "Татарстан24" телеканалы хәбәр итте.

Барлык очракта да ул кафе һәм ресторанда счет буенча түләмичә киткән. Нәтиҗәдә 2017 елгы штрафлар 400 мең сумнан арткан.

Шуннан соң суд приставлары эшкә керешкән. Административ хокук бозу турында алты протокол төзегәннәр.

Суд приставлары бу ирне судка китергәннәр. Судья бу ирне 15 тәүлеккә кулга алу турында карар чыгарган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар