Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда Республика һәм шәһәр көнендә кая барырга, нәрсә карарга?

Камал театры каршындагы мәйданда 11:00 сәгатьтә «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты республика бәйрәме башлана.

news_top_970_100
Казанда Республика һәм шәһәр көнендә кая барырга, нәрсә карарга?

Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, 30 августта бәйрәмне уздыруның төп урыны «Казан» гаилә үзәге янындагы территория булачак. 

9:30 сәгатьтә мәйданчыкта «Ике Кремль» мотофестивальсы старт ала. Программада – мотофристайл шоу һәм «Хитобой» төркеме чыгышы. Фестивальдә катнашучылар мотоциклчылар формалаштырган колоннасы белән Беренче Май мәйданына кадәр барачак, ә аннары ипподромга киләчәк. Мотоузышны шәһәрнең үзәк урамнарында 15:00 сәгатьтә күрергә мөмкин булачак.

Камал театры каршындагы мәйданда 11:00 сәгатьтә «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты республика бәйрәме башлана. Бәйрәм гармунчылар флешмобы белән дәвам итәчәк. Алар Камал исемендәге театрдан китеп, Бауман урамы буйлап узачак һәм Беренче Май мәйданына күтәреләчәк, анда барлык яраткан халык җырларын уйнаячаклар.

12:00 сәгатьтә Кабан күле буенда «Милли кием» милли костюм фестивале башлана, аның турында тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтама буенча укырга мөмкин.

14:00 сәгатьтә Казан Кремлендә мәдәният, тарих һәм заманча сәнгать өлкәсендә актуаль юнәлешләрне тәкъдим итәчәк Tat Cult Fest шәһәр мәдәнияте һәм сәнгате фестивале старт ала. Хедлайнерлар «Аигел», Elektro Hafiz, Гвидо Мебиус, Vatannar һәм башкалар булачак. TAT CULT FEST яңа татар мәдәнияте фестивале Казан Кремлендә өч мәйданчыкта үтәчәк.

Төп кунакларның берсе — Elektro Hafiz төрек-алман төркеме. 2018 елда төркемнең продюсеры һәм кураторы Һафиз Европаның альтернатив саз уенчыларын җыеп, Saz Power альбомын чыгарган.

Мультимедиа сәхнәсендә Lisokot һәм Сергей Летов чыгыш ясаячак. Lisokot — җырчы һәм рәссам, бөтен дөнья буйлап тавыш перформанслары куючы. Аның перформанслары анималистик мәсәлләре, костюмнары һәм бизәлеше белән үзенчәлекле тамашага әверелә.

Казанга беренче мәртәбә Санкт-Петербургтан татар тамырлары булган Atariame киләчәк. TAT CULT FEST 2021 өчен ул уникаль татар музыкасы чыганакларына нигезләнгән махсус программа әзерли. Оештыручылар алман композиторы һәм саунд-продюсеры, AUTOPILOT музыкаль нәшрияты җитәкчесе һәм СТМ Берлин фестивале хезмәткәре Guido Mobius килүен дә вәгъдә итә.

Фестиваль кунагы «АИГЕЛ» дуэты татар телендә «Пыяла» альбомын яздырган. Алар фестивальнең электрон программасында шул альбомнары белән беренче тапкыр чыгыш ясаячак. Программада ТР Дәүләт камера хоры да бар. Коллектив фестиваль өчен махсус программа әзерли. Шулай ук, гитарачы Әнвәр Измайлов үзенең триосы белән чыгыш ясаячак.

Иске Татар бистәсендә Каюм Насыйри җәяүлеләр урамында бәйрәм чаралары 14:00 сәгатьтә башлана – бу «Казан сөлгесе» ЮНЕСКО химаясе астында узучы халык җыр-бию сәнгате фестивале һәм «Э-моция» театр студиясеннән инклюзив спектакль.

Шул ук вакытта ипподромда ат спорты бәйрәме дә башлана, аның программасында – ТР Президенты һәм Казан Мэриясе призларына ат чабышлары һәм узышлар, күңелле концерт программасы һәм бүләкләр уйнату.

20:00 сәгатьтә «Казан тавышлары» музыкаль-театральләштерелгән тамашасы башлана. Кремль урамында махсус урнаштырылган сәхнәдә республиканың бию һәм музыка коллективлары, ә Башкарма комитет бинасы балконнарыннан (Кремль ур., 3) Казан театрлары артистлары рус һәм татар телләрендә шигырьләр укыячак.

Бәйрәмнең тулы программасы – сылтама буенча.

Бәйрәм концерты хедлайнерлары исемлегендә кемнәр?

18:00 сәгатьтән «Казан» гаилә үзәге янында зур бәйрәм концерты программасы башлана, ул 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Программада танылган җырчылар катнашачак: Ришат Төхвәтуллин, Фирдүс Тямаев, Brainstorm һәм Cream Soda төркемнәре. Концерт бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

Быел казанлылар өчен беренче тапкыр салют кына түгел, ә музыкаль пиротехник шоу әзерләнде. Бизәкле фейерверк күкне музыка астында бизәячәк, башлану вакыты – 22:00. Иң яхшы карау ноктасы Кремль яр буе һәм «Казан» гаилә үзәге булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100