news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда прокурор ярдәмчесе булып эшләүче хатын-кыз коточкыч авариядә үлгән

news_top
Казанда прокурор ярдәмчесе булып эшләүче хатын-кыз коточкыч авариядә үлгән
видеодан скриншот

Казанның Идел буе районы прокурорының ярдәмчесе булып эшләүче 30 яшьлек хатын-кыз трассада авариядә һәлак булган. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

Юлда Mazda һәм Mitsubishi бәрелешкән. Mazda белән идарә итүче хатын-кыз үлгән.

Якынча белешмә буенча, мәрхүмә хатын Комлы Кавал авылына таба бара торган булган. Юл киселешендә ул ике тоташ линияне узып чыгарга маташты, дип сөйли Mitsubishi йөртүчесе. Аның сүзләренчә, ул мондый маневр булыр дип һич көтмәгән һәм Mazda машинасының ян ягына килеп бәрелгән.

Mazda йөртүчесе табиблар килгәнче исән булган, аннары үлгән, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар