Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда попны эзлиләр: киемнәре Юдинодагы күл ярында, үзе юк...

Хокук саклау органнары монастырьга Юдино күле ярында иеродиаконның киемнәре табылу турында хәбәр итте – дип җиткерде “Татар-Информ”мәгълүмат агентлыгына Иоанн – Предтченеск монастрые наместингы отец Нектарий.

news_top_970_100
Казанда попны эзлиләр: киемнәре Юдинодагы күл ярында, үзе юк...
“Безгә полициядән шалтыратып, Карьер күле яр буенда безнең иеродиаконның киемнәре табылу турында әйттеләр. Полицейскийлар әйтүенчә, ул су коенганда баткан. Мин ул исәндер дип өметләнәм. Киемнәрен генә тапканнар бит...”, - дип әйтте отец Нектарий.

Ул шулай ук, хокук саклау органнарының тикшерү эшләре алып баруын белдерде.

Эчке эшләр министрлыгының бүгенге белешмәсендә, 11.30 сәгатьтә полиция хезмәткәрләре Юдино бистәсенең Карьер күле ярында 1982 елгы Ибашаев Дмитрий Алексеевичның киемнәрен тапканнар һәм коткаручыларга мөрәҗәгать иткәннәр дип хәбәр ителә. 35 яшьлек ир-атның батканын күрүчеләр юк. Водолазлар күл төбенең 3500 квадрат метр мәйданын тикшергәннәр. Иеродиаконның гәүдәсе табылмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100