news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда полициядән качып барган иномарканы койма "туктаткан"

Юлда үзен сәер тоткан иномарка йөртүчене ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатмакчы булган.

news_top
Казанда полициядән качып барган иномарканы койма "туктаткан"

Казан үзәгендә «Тойота» автомобиле полиция машинасыннан качып китмәкче булган. Ул инспекторлар таләбенә буйсынмаган. Полиция машинасы белән узышкан. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Юлда үзен сәер тоткан иномарка йөртүчене ЮХИДИ хезмәткәрләре күреп алган. Инспекторлар бу машинаны туктатмакчы булган. Ләкин «Тойота» йөртүчесе туктамаган. Шуннан соң аны полиция машинасы куа башлаган.

Кара төстәге «Тойота»ны туктатырга койма «ярдәм» иткән. Астрономическая һәм Профсоюз урамнары чатында койма булган. «Тойота» шуңа бәрелеп кенә туктаган. Машина йөртүче тоткарлаганнар һәм медицина тикшерү узарга озатканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар