Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда полиция хезмәткәренә пычак кадаганнар

news_top_970_100

Казанда Профсоюз һәм Университет урамнары чатында сугыш егетләрне аерырырга тырышканда, бер полицейскийның эченә пычак кадаганнар. Бу хакта «Mash Iptash» Телеграм-каналы яза.

Якынча мәгълүматлар буенча, берничә егет сугышкан. Аларны районда патрульдә йөргән полицейскийлар күрә. Егетләрне аерырга тырышканда, сугышучыларның берсе, полиция хезмәткәренең корсагын берничә тапкыр пычак кадый. Бу 20 яшьлек егет Марий Эл республикасыннан булып чыга.

Егет качарга тырышса да, аны шундук икенче наряд тоткарлый. Яраланган полицейский хастаханәдә, аның тормышына куркыныч янамый. Хезмәттәшенә зыян килмәгән.

Сугыш оештырган 5 егетне дә полиция бүлегенә алып киткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100